Accessibility links

Артистлар төрмәләрдә җыр белән җәзалауга каршы


Җырчылар үз иҗатларының Гуантанамо кебек Американ төрмәләрендә җәзалау ысулы буларак кулланылуына каршы "тынычлык" дигән чара башлады.

АКШ хәрбиләре каты тавышлы музыка тыңлату ысулы, көч кулланугa керми, ул төрмәдәге тоткыннарда курку yяту яисә аларның игътибарын тарату максатында кулланыла дип белдерә. Ләкин җырчылар моны туктатырга чакыра. Британиядә урнашкан дистәләгән Гуантанамо тоткыннары хокукын яклаучы оешма башлаткан яңа чара төрмәләрдәге тоткыннарга аларны җәзалау максатында каты тавышта музыка тыңлатылуына каршы чыга.

Чара "Zero Db" (нуль децибел) икенче төрле әйткәндә - "тынычлык" дип атала.

Чараны җитәкләгән Клой Давиес: "Бу хәл төрмәдәге тоткыннарны стрескa сала, гадәттә куллары идәнгә бәйләнгән тоткыннар көн яктылыгыннан мәхрум, һавасы әз бүлмәләрдә каты тавышлы яңгыраган музыка тыңлатыла. Әлбәттә бу тора бара андагы тоткыннарның хәтеренә зур зыян китерә" ди.

Клой әйтүенә караганда, каты тавыш белән җазалау ысулы яңа уйланылган әйбер төгел. Ул элек тә кулланылган булган.

Мисал өчен 1970 елларда Британиядә төрмәдәге Ирландияле тоткыннарга охшаш ысул кулланылган. Тоткыннарга көннәр буе каты тавыш белән янгыраган авазлар тыңлатканнар.

Европа мәхкәмәсе соңыннан төрмәдә кулланылган бу ысулны йокысыз калдыру, мыскыллар һәм кимсетү кебек башка ысуллар белән бер рәттән тыйган. Ләкин тоткыннарга каты тавышта музыка тыңлату ысулы беркайчан да каты газаплау исәбенә кертелмәгән, ул зарарсызрак саналган.

Гыйрак төрмәләрендә исә, тәртипсезлек чыгарган тоткыннарга каршы "курку yяту" максатында бу гамәл 2003 елдан башлап АКШ хәрбиләре тарафыннан кулланыла башлады.

Американ федераль тикшеренү үзәге FBI белдерүләренә караганда, моннан элек Гуантанамо төрмәләрендә дә бу ысулны куллану очраклары булган.

Гуантанамо үзәге югары рәсмиe Давид Томас, әлге вакытта Гуантанамо тоткыннарына музыкa тыңлатылмавын әйтә. Ләкин аның бу сүзе киләчәктә анын кулланылмаячагы турында гарантия бирми.

11 Сентябрь һөҗүмнәренә катнашуда гаепләнгән 5 кешенең бу атна гаепләрен таныячакларын белдерүе һәм моңа сәбәп итеп төрмәдә күргән начар мөгамәләне телгә алуыннан соң, мәгълумат чаралары Гуантанамодагы хәлләр белән яңадан кызыксына башлады.

Томас чәршәмбе көнне Гуантанамодагы хәлләрне күзәтергә килгән журналистларның сорауларын җаваплаган рәсмиләр арасында иде. Ул Гуантанамодагы хәлләр турында:

"Кайсыбер кешеләр Гуантанамо дигәч тә аның турында ялгыш фикер йөртә башлый. Монда килеп кергән кеше мондагы хәлләрне үзе күреп аңлый алыр дип уйлыйм. Монда барлык карарларда, сәясәттәге үзгәрешләр тоткынар ихтияҗын күз алдында тотып кылына, алар монда дөнья стандартларында, кешелекле мөгамәлә күрә" дип ышандырды.

Шулай да әлеге ысул һәрбер җырчыны канәгатьсез калдыра дип әйтеп булымй.

Мисал өчен Гыйрактагы АКШ хәрбиләре алып барган чараларны яклап җырлага "Дровниң Поол" исемле төркем иҗатчыларыннан берсе үз рок җырларының 11 сентябрь вакыйгаларын яисә аңа охшаш башка төрле һөҗүмнәрне оештыручыларны "тәрбияләү" максатында кулланылуына бик куануын белдерә.
XS
SM
MD
LG