Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хатын-кыз көчне үз кыйммәтенә ышанудан ала"


"Илһамият" календарендә катнашучы кызлар: Айсылу, Ирма, Айгөл
"Илһамият" календарендә катнашучы кызлар: Айсылу, Ирма, Айгөл

Европада яшәүче татар хатын-кызларының "Ханым" берлеге 2025 ел өчен яңа милли фотокалендарь чыгарды. Бу юлы аны "авторларны илһамландырган хатын-кызлар турындагы китап-альбом" дип тә атап булыр иде.

"Көчле рухлы ерак әбием Гыйззиямал Сибгатулла кызы хакында әнием Раиләдән дә, яраткан карт әнием Фәридәдән дә ишетеп үстем. Нәсел тамырымда, туганнарым язмышында татар хатын-кызы нинди булган дигән сорауга җавапны табам мин алар мисалында. Чөнки зур гаиләбездә иң күп телгә алынган, сокланып сөйләгән шәхес иде ерак карт әнием Гыйззиямал..."

"Мари Иленең Бәрәңге районында мәңге җуелмас эзен калдырган шәхесләребезнең берсе Рабига абыстай. Ул мине балачактан үзенең дөньяви һәм дини белемнәре, гаделлеге белән илһамландырды..."

"Аның еш кабатлый торган төп үгете рәхмәт җыю иде. Кешенең игелекле гамәлләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерүнең акылга сыймаслык көчкә ия булуына һәм тормыш юлында саклап баруына ышана иде ул.."

Бу өзекләр Европа хатын-кызларын берләштергән "Ханым" берләшмәсенең 2025 ел өчен төзелгән "Илһамият" календареннән. Гөлнур, Айгөл, Ләйсән үзләрен илһамландыручылар турында язган.

Ике еллык тәнәфестән соң, ниһаять, бу милли календарь кабат чыгарыла башлады, аны ясауда катнашучыларның бер өлеше күптән түгел календарьның нәшрияттан чыккан беренче нөсхәсен кулларына тотып карый алды — февральнең соңгы якшәмбесендә Германиянең Майн елгасындагы Франкфурт шәһәрендә календарьны тәкъдим итү чарасы узды.

Календарьның май ае битендә рәссам Җәмилә Һергенредер (Назыйрова)
Календарьның май ае битендә рәссам Җәмилә Һергенредер (Назыйрова)

Авторлар әйтүенчә, календарьны булдыруда Казан, Франкфурт, Истанбул, Мәскәү, Уфа, Искешәһәр, Мүнһен, Прага шәһәрләрендә, АКШ, Кыпрыс, Италия кебек илләрдә яшәүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре катнашкан, хәзер алар бу календарьларны төрле юллар белән һәр катнашучыга тапшырырга тели. Әйтик, май аенда 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк Әлфия Айдарская — шундый адресатларның берсе. Ул — татарларда беренче хатын-кыз композитор Сара Садыйкованың кызы һәм аның мирасын саклаучы.

Быелгы "Илһамият" календарен конкрет елга бәйләмичә, "авторларны илһамландырган хатын-кызлар турындагы китап-альбом" дип тә атап булыр иде. Әлеге тарихлар саны календарь сәхифәләре санына тигез — унике биттә авторлар тормышларын яктырткан мөгаллимәләре, абыстайлары, дәү әниләре турында истәлекләре белән уртаклаша. Моның өстенә календарьның һәр бите аерым бер чәчәккә багышланган. "Ханым" календарьлары традициясенә ярашлы, һәр айның татарча борынгы исеме дә күрсәтелгән. Махсус QR-код аша узып, YouTube платформасында календарьдагы тарихларның татарча, инглизчә яки алман телендәге тулы версияләрен тыңларга була.

Журналист Алсу Кормаш
Журналист Алсу Кормаш

Мисал өчен, сентябрьдә журналист Алсу Кормашның тавышын ишетергә мөмкин — ул чәчәкләрен яңартучы яран гөлен үз белемнәрен оныкларына тапшыручы дәү әниләр белән чагыштыра, үзе өчен яранны иң татар гөле дип атый.

Кырлач (февраль) ае моделе, хәзерге вакытта Кыпрыста яшәп иҗат итүче җырчы Талия Хафиз календарь өчен әбисе белән интервью яздырган, аудиода Талиянең дәү әнисе сөйләгәннәрне ишетергә була.

Черешмә (июнь) аенда Төркиядә яшәүче язучы-журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура үзенең "Ике әни" хикәясен укый. Гомумән, календарьның һәр аен милли киемдәге модель генә түгел, илһамландыра торган шәхси тарихлар да бизи.

"Ханым" телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, быелгы календарьның тулы версиясе басма рәвештә генә тәкъдим ителә. Tatarhanim YouTube-каналында һәр яңа айның аудиоверсиясен тыңлап булачак.

Календарьны төзүне оештыручы, "Ханым" берләшмәсе җитәкчесе Гөлнур Даутова әлеге эш минем өчен үзенчәлекле булды ди.

Гөлнур Даутова
Гөлнур Даутова

— Татар хатынын күп нәрсә илһамландыра ала, чөнки ул үзенә традицияләр көчен, гаилә җылысын, ата-бабаларының хикмәтен, алар өчен горурлыгын, аларның эшен дәвам итү теләген, нәсел тарихын; үз шәхесен сакларга һәм камилләштерергә ярдәм итүче гаиләсенең, дус һәм терәк булган теләктәшләренең көчен, дөньяны үзгәртә алырдай вак адымнарның көченә ышануны, мотивация, позитив энергия һәм бар дөньяга мәхәббәтне җыйган. Бу мәхәббәт хатын-кызны көчлерәк һәм гүзәлрәк итә. Хатын-кызның көче кыен вакытларда аеруча якты чагыла. Ул бу көчне үз-үзенә, гаиләсенә ышанудан, үзенең кыйммәтен аңлаудан ала. Ни өчен яшәгәнен һәм көрәшкәнен аңлаган хатын-кыз теләсә ниди сынауларны уза, егылганнан соң торып баса ала. Хатын-кызның кыйммәте — башкаларны гына түгел, үзен дә кайгырта белүдә, шәхси чикләрен билгели һәм аларны саклый алуда. Үз кыйммәтен аңлый алса, ул тагын да көчлерәк була, ул башкаларга да күбрәк булыша һәм бүтәннәрне дә илһамландыра ала.

Даутова сүзләренчә, һәр шәхеснең әйләнә-тирә дөньясы белән танышу да бик кызыклы тәҗрибә.

Календарьның сентябрь бите
Календарьның сентябрь бите

"Ханым" 2018 елда оешты. Берлек мондый календарьларны дүртенче тапкыр чыгара һәм дөньяның төрле илләрендәге татарларга, чит илдәге башка милләт оешмаларына, мэрияләргә һәм төрки телләрне өйрәнүче университетларга җибәрә.

Беренче календарь (2020) — татар бизәкләренә, икенчесе (2021) — татар милли киеменә, 2022 ел өчен әзерләнгәне — гаилә традицияләренә багышланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG