Accessibility links

Илья Яшин тоткыннар алмашына риза булмаячагын әйткән


Илья Яшин
Илья Яшин

Алмашу булса, аңа чит илгә китәргә туры киләчәк, ә Яшин моңа каршы. "Русия сәясәтчесе шатлыкта да, кайгыда да Русия белән булырга тиеш дип саныйм", дигән ул.

Гаскәр турында "ялган мәгълүматлар" тарату турындагы җинаять эше нигезендә 8,5 елга хөкем ителгән сәясәтче Илья Яшин колониядә килеш "Дождь" телеканалына әңгәмә биргән. Хәзерге вакытта ул Смоленски өлкәсендәге 3нче тикшерү изоляторында утыра.

Ул журналистларга әгәр дә тоткыннар белән алмашуда үзен дә тәкъдим итсәләр, моннан баш тартачагын әйткән.

Яшин сүзләренчә, алмашу булачак икән, димәк бу мөһаҗирлек булачак дигән сүз, ә Русиядән китүне мин кабул итә алмыйм дигән ул.

"Мин Русиядә Русиянең сугышка һәм диктатурага каршы тавышы булыр өчен калдым. Әлбәттә, минем өчен язмышны илем һәм халкым белән бергә уртаклашу мөһим. Русия сәясәтчесе шатлыкта да, кайгыда да Русия белән булырга тиеш дип саныйм", дигән Яшин.

Журналистларның хәзерге вакытта оппозицион карашлы русияләр нәрсә эшләргә тиеш дигән соравына ул "сәламәтлекләрен сакларга һәм исән калырга тиеш", дип җаваплаган.

"Ыргылып барган танкны каршысына басып кына туктатып булмавы аңлашыла. Бу танк астына ташланырга кирәкми. Һәм болай эшләмәвегез өчен үзегезне гаепләргә дә кирәк түгел. Шуны гына исегездә тотыгыз - иртәме, соңмы бу танк туктаячак - менә шул вакытта без аны сүтәргә әзер булырга тиеш", дигән ул.

  • Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG