Кама Тамагында очкыч килеп төшкәннән соң, Русия тикшерү комитетының үзәк төбәкара транспорт тикшерү идарәсе икенче җинаять эшен ачкан. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очышларны оештыручы ирне кулланучыларның иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтүдә һәм өч затның үлеменә китерүдә гаеплиләр (Русия Җинаять кодексының 238 маддәсе, 3 өлеше). Мәхкәмә аңа сәүдәгә корылган очышлар ясауны тыйган булган. Аның сертификаты булмаган, шулай ук ул Cessna 172 очкычына медицина тикшеренүе үтмәгән пилотны утырткан диелә.
Моңарчы һава транспортын куллану һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу, ике яки аннан күбрәк затның үлеменә китерү турында да җинаять эше ачылган иде (Җинаять кодексының 263 маддәсе, 3 өлеше).
Яңа җинаять эшен Татар транспорт прокуратурасының тикшерү материаллары нигезендә ачканнар. Очышларны оештыручы — Казан кешесе булган диелә.
10 июльдә Татарстанда Кама Тамагы бистәсе янында "Cessna-172" җиңел моторлы очкычы килеп төште. Каза чатырлар аланы янында булды. Очкычның пилоты, шулай ук ике юлчы үлде, берсе җәрәхәтләнде. Юлчылар — Түбән Новгородтан гаилә булган. Әнисе һәм 11 яшьлек кызы урында үлгән, әтиләре генә исән калган.
"Бизнес Online" чыганагы әйтүенчә, очкыч беренче тапкыр җиргә килеп бәрелгәч тә ул очкычтан төшеп калган, аның гомерен шул гына коткарган.
Басмага Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, ирнең хәле авыр. Бөтен операцияләр уңышлы үткән, ул реанимациядә тәүлек әйләнәсе күзәтү астында кала бирә диелә.
- 2021 елда Минзәләдә парашютчылар утырган очкыч җиргә килеп төшкән иде. Нәтиҗәдә 16 кеше үлде, алты кешенең гомерен саклап кала алдылар.
- Очкычта чамадан тыш йөк булуы, шулай ук рөхсәт бирү кәгазьләре һәм очыш документларында хәрәмләшүләр ачыкланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум