Accessibility links

Футболчы Гөкдениз Карадениз Казан янында салдырган мәчет ачылышына Төркия президентын чакырган


Карадениз мәчетенең тышкы күренеше
Карадениз мәчетенең тышкы күренеше

Карадениз бу мәчетне 2016 елда Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында, Казан юлы өстендә төзетә башлаган иде.

Казанның "Рубин-2" футбол клубы баш тренеры, "Рубин"ның элекке уенчысы Гөкдениз Карадениз Казанда үзе төзеткән мәчетнең ачылу тантанасына Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны көтә. Бу хакта ул "Новости" агентлыгына әңгәмәсендә әйткән.

"Мәчеткә кадәр мин Казанда озак вакыт футбол уйнадым һәм монда яшәдем. "Рубин" белән җиңүләр яуладым һәм зур уңышка ирештем, бу мине шәһәр һәм республика белән барыннан да ныграк бәйләде. Әлбәттә, мәчет төзелешеннән соң Казан белән тагын да якынайдым", дигән Карадениз.

Хәзер элекке футболчы Төркия президенты белән сөйләшүләр алып бара. Гөкдениз Карадениз аны үзе төзеткән мәчетне рәсми ачарга чакырган.

Гөкдениз Карадениз "Рубин"да 2008-2018 елларда уйнады. Өч тапкыр Русиянең иң яхшы футболчылары исемлегендә өченче урынга чыкты. 2009 елда Ноу Кампта "Барселона" капкасына хәлиткеч туп кертеп, "Рубин"ның җиңүенә китерүе белән тарихка кереп калды. 2018 елның 3 маенда спорт карьерасын тәмамлавын белдерде.

  • Карадениз бу мәчетне 2016 елда Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында, Казан юлы өстендә төзетә башлаган иде. Ул чакта төзелеш 60 миллион сумга төшәчәк, яртысын Карадениз үзе, калганын төрек иганәчеләре бирәчәк диелде. Ул 2020 елда төзелеп бетте. Мәчет төзелеп беткән булса да, эшләп бетерәсе эшләре бар диелде, аның рәсми ачылышы әле булмады.
  • Мәчет ике катлы, ике манаралы итеп кирпечтән салынган. 23 метр биеклектәге манараларның берсе татар, икенчесе төрек стилендә. Мәхәллә башлыгы Яшар Өзҗан сүзләренчә, манараларның мондый үзенчәлеге татар һәм төрек халыкларының кардәшлеген күрсәтеп тора. Андый охшашлыклар мәчет эчендә дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG