Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан су баскан Оренбур халкына ярдәмгә эчә торган су җибәргән


Оренбурның су астында калган Орски шәһәре
Оренбурның су астында калган Орски шәһәре

Казан хакимиятләре бишәр литрлы 9,5 мең шешә су сатып алган.

Казан Оренбурда яшәүчеләр өчен эчә торган су төялгән өч фура җибәргән. Казан мэры Илсур Метшин Оренбур мэры Сергей Салмин белән телефоннан сөйләшкәннән соң шундый ярдәм бирергә кушкан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.

Метшин белән сөйләшкәндә Салмин хәзер шәһәр халкына эчә торган су кирәк дигән. Шуңа күрә Казан хакимиятләре бишәр литрлы 9,5 мең шешә су сатып алган.

"Оренбур өлкәсендә вазгыять авыр. Без читтә кала алмыйбыз. Кешеләргә ярдәм кирәк. Мэр буларак зыян килгән шәһәр башлыкларының үзләрендә яшәүчеләр өчен ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлыйм мин. Оренбур өлкәсендә яшәүчеләргә тагын ничек булышып булачагын хәл итәрбез", дигән Метшин.

  • Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә бу көннәрдә хәл иң куркынычы. Язгы ташу аркасында җомга кич Орскида Җаек елгасын тотып торучы дамба җимерелде. Шәһәрнең берничә районын эвакуацияләделәр. Әмма 4 кеше һәлак булды, 99 кеше төрле җәрәхәтләр алды, шуларның 18е – балалалар. Зыян күрүчеләрнең тугызы хастаханәгә салынган. Барлыгы 2 мең кеше эвакуацияләнгән. Орскидагы су басу федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип игълан ителде.
  • Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
  • Су басу шулай ук Оренбур шәһәренең бер өлешенә дә кагылды, анда елгадагы су бер тәүлектә 28 сантиметрга күтәрелде. 400дән артык кеше эвакуацияләнде.
  • Кичә, 8 апрельдә Оренбур өлкәсендә Новотроицки шәһәрендә яшәүчеләрне эвакуацияли башладылар.
  • Татарстан һәм Башкортстанда язгы ташу башланды: күперләрне су баса, машиналарны юдырып алып китә.
  • Элегрәк "Известия" басмасы метеорологлар белән сөйләшеп язма чыгарган иде, анда Идел буе төбәкләрендә аномаль язгы ташулар булырга мөмкин дип кисәтелде.
  • Белгечләр әйтүенчә, Русия үзәгендә яуган кар нормадан 30-40 процентка артык. Бу язын көчле ташуларга китерергә мөмкин дип фаразлый алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG