Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Чистайда яшәгән 50 яшьлек хатын-кызны сак астына утырткан. Аны Украина кораллы көчләренең мәгълүмати-психологик операцияләр бүлекчәләре кушканны үтәп, хәрби прокуратура бинасына ут төртүдә шикләнәләр. Хатынга "террорчылык акты" (Җинаять кодексының 205 маддәсе, 2 өлеше) турында җинаять эше ачылган.
Тикшерү фаразынча, бу ханым Украинадагы сугышка каршы булган һәм мессенджер аша Украина кораллы көчләренең мәгълүмати-психологик операцияләр бүлекчәләре үзәге хезмәткәре белән языша башлаган. Русиядә халыкны куркыту өчен шартлатулар, ут төртүләр белән шугыльләнергә ризалашкан диелә.
"Шикләнелүче 2024 елның 24 августында Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы бинасының тәрәзәсен ваткан, анда тиз янып китә торган сыекча түккән, шундый ук сыекча тутырылган шешәне бина эченә ыргыткан һәм шырпы ярдәмендә ут төрткән", дип җиткерәләр мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә.
Хәрби прокуратура бинасында янгын шимбә, 24 август кичендә чыккан иде. Бу хатын-кыздан тыш, урында аның 13 яшьлек улын да тоткарладылар. Янгында җәрәхәтләнүчеләр булмады, бинаның ашау бүлмәсе янды.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
- Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
- Моңарчы Башкортстан һәм Татарстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
- Былтыр 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
- Узган ел май аенда Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум