Дүрт еллык тәнәфестән соң Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Калеб" иҗади берләшмәсе оештырган "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты үтәчәк.
Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте, дип яза "Бизнес Online".
Сәгыйтова әйтүенчә, концертны уздыруны Казан мэриясе белән Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе дә хуплаган. Чараны үткәрүгә ике млн сум бүлеп бирелгән. Концерт 28 майда үтәчәк.
"Без бу концертны озак көттек", дигән ул. Сәгыйтова әйтүенчә, бу концертта яшь башкаручылар, шагыйрьләр һәм композиторлар булачак. Узган елның ноябрендә һәм быел февральдә яңа җырларны тыңлаганнар һәм белгечләр белән киңәшләшкәннәр. Остазлар арасында Тукай бүләге иясе, дирижер Миләүшә Тәминдарова, шагыйрь Рәмис Аймәт, Башкорт филармониясе солисты Зөлфия Авзалова бар диелә.
"Безнең җыр" иҗат лабораториясе яшь иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыру, композитор, шагыйрь, җырчы тандемнары барлыкка китереп, яңа җырлар тудыру максатын куйды. Шагыйрьләр җыр текстларын язды, аларга әдипләр дә ярдәм итте, аннары текстларга көйләр язылып, җырлар туды.
"Калеб" "Безнең җыр" бәйгесен беренче тапкыр 2019 елда үткәргән иде. 18 декабрь узган сайлап алу концертында җәмгысе 30 җыр яңгырады. Барысы да җанлы тавыш иде. Һәрбер җыр тәмамланганнан соң жюри баллар куйды. Жюри әгъзасы Георгий Ибушев "Барлык җырлар да бер төсле, җыр кешене уратып алырга һәм җибәрмәскә тиеш, ә монда мин әлегә ишетмәдем", диде. Аны җырларның миллилектән тайпылуы борчыды.
- "Калеб" – татар мәдәниятендә яңа буын иҗатчылары берләшмәсе. Яшь һәм сәнгатьтә үз карашы булган шагыйрь, язучы, композитор, режиссер, драматургларга мәйдан табарга, үз тамашачысы белән очрашырга ярдәм итә.
- 2021 елның октябрендә "Калеб" өч яшь язучы әсәреннән тамаша тәкъдим итте. Яшь язучылар иҗат иткән әсәрләр өзекләреннән төзелгән "Өчәү" дип аталган бу тамаша Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында күрсәтелде. Тамаша сәхнәдә түгел, ә театрның төрле урыннарында куелды. Яшь язучы Алинә Бикмуллина, Райнур Әгъләметдинов һәм Айгөл Абдрахманова әсәрләрен режиссер Әминә Миндиярова сәхнәләштерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум