Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция депутат Прокофьев белән ызгышкан мигрантларны тоткарлаган


Артем Прокофьев
Артем Прокофьев

Узган атнада  Казанның Чехов базары тирәсендә депутат белән өч мигрант арасында низаг чыккан: Артем Прокофьев бу ирләргә машиналарын дөрес урынга куймаулары турында кисәтү ясаган булган.

Казанда полиция Русия думасының Татарстаннан депутаты Артем Прокофьевка һөҗүм турындагы административ эш нигезендә өч мигрантны тоткарлаган. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Узган атнада Казанның Чехов базары тирәсендә депутат белән мигрантлар арасында низаг чыккан: Артем Прокофьев бу ирләргә машиналарын дөрес урынга куймаулары турында кисәтү ясаган булган.

"Машиналары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чат өстендә тора һәм хәрәкәт итәргә комачаулый иде. Машиналарын алып куярга тәкъдим иткәч, анда утырган йөртүчесе һәм юлчылары миңа агрессия күрсәтә башлады", дип язган депутат үзенең социаль челтәрләрендә.

Урынга полиция килгән һәм ике ирне тоткарлаган, өченчесе качып китә алган. Тоткарланучыларга хулиганлык өчен 500 сум штраф салганнар. Прокофьев бу карар белән килешмәгән.

"Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тыкшынганнан соң вазгыять үзгәрде", дип җиткерде депутат "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Нәтиҗәдә тоткарланучыларның өчесен дә Вахитов районы мәхкәмәсенә китергәннәр, анда аларның административ эшләрен кире караганнар. Рамзик Хачатрян белән Арамис Бишарянга Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә өч тәүлек административ сак бирелгән. Ә өченчесе - Роман Бинарянга шул ук маддә нигезендә өч тәүлек сактан тыш, Русиядән депортацияләү карары чыгарылган.

  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
  • "Крокус"тагы теракттан соң Татарстанда полиция мигрантларны тикшереп апрель уртасына кадәр 566 рейд үткәргән иде. Татарстан мәхкәмә департаменты идарәсе белешмәләренә күрә, 2024 елның 25 мартыннан 10 апреленә кадәр Татарстан мәхкәмәләре чит ил ватандашларын депортацияләү турында 248 карар кабул иткән.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG