Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия көнен бәйрәм итүгә 9,5 миллион сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия көне 12 июньдә бәйрәм ителә, узган елдагы кебек үк "Казан" гаилә үзәге янында үтәчәк. 

Казанда "Казан" гаилә үзәге янында Русия көнен бәйрәм итү муниципаль бюджетка 9,5 млн сумга төшәчәк. Анда татар һәм Русия артистлары концерт куячак, Казансу өстендә ике минутлык салют та аттырачаклар. Чараларны оештыруга тендер турында мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Русия көне 12 июньдә бәйрәм ителә, узган елдагы кебек үк "Казан" гаилә үзәге янында үтәчәк.

Концертта ансамбльләр чыгыш ясаячак, шулай ук кимендә бер татар эстрадасы йолдызы катнашырга тиеш булачак. Русия эстрадасы йолдызының да катнашуы шарт - аны Мәскәүдән бизнесс-класс белән китертеп, Казан үзәгенә якын булган биш йолдызлы кунакханәгә урнаштырачаклар. Концерттан соң бәйрәм салюты кимендә ике минут булырга тиеш.

Моннан тыш шәһәр мәдәният идарәсе чарага килгән кунакларны тикшереп кертү өчен 12 металл детекторлары алачак.

  • 2022 елда Казанда Русия көнен бәйрәм итү кысаларында Олег Газманов концерты узды. Чарага "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән Зөлфия Ситдыйкова тоткарланган иде. Соңрак Казан мәхкәмәсе аны моның өчен 40 мең сум штрафка хөкем итте.
  • Күптән түгел билгеле булганча, быел Казанда 9 майны бәйрәм итүгә 42 млн сум тотачаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG