Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләр ишек алларыннан кар чыгарган өчен өстәмә акча түләүдән баш тарткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күпкатлы 909 йортның фатир хуҗалары белән җыелыш уздырганнар. Бары тик 58 йортта яшәүчеләр генә ишек алларыннан кар чыгарган өчен өстәмә түләргә риза булган.

Казанда күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 94 проценты кыш көне ишек алларын карап торуга яңа тарифлар билгеләүгә каршы чыккан. Бу хакта идарәче ширкәтләр белән фатир хуҗаларының очрашуларыннан соң шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Фатир хуҗалары белән барлыгы 1134 җыелыш узарга тиеш булган. Шуларның 909ын үткәргәннәр. Күп очракта фатир хуҗалары тарифларны яңадан караудан баш тарткан — бары тик 58 йортта гына түләүләрне үзгәртүгә риза булганнар.

"Хәзер анда исәпләүләр бара һәм яңа түләү билгеләнәчәк, ул ишек алларын нормативларга ярашлы хәлдә тотарга җитәрлек булачак", дигән Гыйниятуллин.

368 йортта яшәүчеләр идарәче ширкәтләргә җыелган карны чыгаруны оештыру функцияләре бирергә карар кылган. Бу исә карны чыгарган вакытта гына бер тапкыр гына түләүне күз уңында тота.

Күптән түгел Казанда яшәүчеләргә ишек алларыннан кар чыгарган өчен өстәмә түләргә тәкъдим итәчәкләре билгеле булган иде. Хәзерге вакытта "Йорт янындагы җирләрне җыештыру" дигән тарифтагы чыгымнарга өйләр янындагы карны чыгару чыгымнары кертелмәгән. Канунга ярашлы ишек алды җыештыручылар бары тик җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә кар чыгару — ул өстәмә хезмәт, дип аңлатты шәһәр мэриясе. Хәзерге вакытта җыелган акчалар ишек алдын чистартучыларны да, техника ялларга да җитми, дип зарланды идарәче ширкәтләр.

Казан мэриясендә аңлатуларынча, әгәр кар чыгарган өчен өстәмә тариф кертелсә, түләүләр аена якынча 300 сумга артачак.

  • Казанда кышкы чорда шәһәрне кардан чистарту хезмәтендә эшләргә 291 кеше җитми, дип зарланган иде хакимиятләр.
  • Быел гыйнварда булган бураннардан соң Казанның беричә районы шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен якынча 2 атналап вакыт кирәк булачагын әйткән иде.
  • Көчле кар яуганнан соң Казанның кайбер районнары чүпкә батты. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, тик файдасы булмаган. Четаев урамындагы хәл мисал итеп китерелде: анда чүпләр белән шыплап тулган контейнерлар янына килгәннән соң машина йөртүче вазгыятьне бәяләп караган да, кире китеп барган. Кар нык яуган чакта чүп җыючылар барлык калдыкларның ниятләгәннән 52 процентын гына чыгара алган.
  • Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр булды. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудырды.
  • Быел 1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка артты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG