Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклауны сорап халык урамга чыкты


Әрәмәлектә төзелеш башларга телиләр.

Бүген, 14 апрельдә, Казан шәһәренең Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклауны сорап янәшәдәге йортта яшәүчеләр, экология өчен битараф булмаган казаннар урамга чыкты. Бу хакта "Республикасы" Telegram-каналы хәбәр итә.

2020 елда әлеге территория тыюлык дип кабул ителде. Моңа карамастан, биредә күңел ачу үзәге төзергә телиләр, ди активистлар.

"Әлбәттә, монда кешеләр киләчәк, чүп булачак, машиналар йөриячәк. Алга таба яр буен тулысынча яулап алырга ниятлиләр", дип белдергән экоактивист Юлия Булавко.

Активистлар Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклау өчен берничә ел көрәшә. 2018 елда халык биредә күпкатлы торак комплексы төзелешенә каршы чыкты. Ризасызлык белдерүчеләр бу урында парк булдыруны сораган иде.

Ул вакытта "ЮИТ" фин ширкәте Казансу елгасы янында 4,3 һектар җирне сатып алганы һәм анда күпкатлы йортлар төзергә җыенуы әйтелде. Бу тирәдәге җирнең 20 һектарын 2055 елга кадәр "Артур" җәмгыяте арендалавы, ширкәтнең 25әр проценты "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәганов һәм аның туганы Ришат Әхсәновта, калган 50 процентына Диана Касыймова ия дип хәбәр ителде.

Элек әрәмәлекне саклау өчен экоактивист Юлия Фәйзрахманова көрәште, ләкин зур басымга дучар булды. 2018 елда Казанның Гаврилов һәм Чуйков урамнарында яшәүчеләрдән торган инициатив төркем Фәйзрахманованы Татарстан парламенты депутатлыгына намзәт буларак тәкъдим итте. Соңыннан аны полициягә "сөйләшергә" чакырдылар. Украина сугышы башлану белән ул Русиядән китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG