Яңа уртак төрки әлифба
Aa (Аа) |
Ff (Фф) |
Jj (Жж) |
Oo (Оо) |
Uu (Уу) |
Bb (Бб) |
Gg (Гг) |
Kk (Кк) |
Öö (Өө) |
Ŭŭ (Ұұ) |
Cc (Җҗ) |
Ğğ (Ғғ) |
Qq (Гг, Ққ) |
Pp (Пп) |
Üü (Үү) |
Çç (Чч) |
Hh (Hh) |
Ll (Лл) |
Rr (Рр) |
Vv (Вв) |
Dd (Дд) |
Xx (Xx) |
Mm (Мм) |
Ss (Сс) |
Yy (Йй) |
Ee (Ээ) |
Iı (Ыы) |
Nn (Нн) |
Şş (Шш) |
Zz (Зз) |
Әә (Әә) |
İi (Ии) |
Ññ (Ңң) |
Tt (Тт) |
|
Татарстан, Башкорстстан галимнәре бу эштә катнашмады
Төрки дәүләтләр оешмасы уртак төрки әлифбаны кабул итте. Ул 34 хәрефтән тора һәм төрки телләрдә булган төрле фонемаларны чагылдыра диелде. Шулай да кайбер галимнәрдә бу әлифба бәхәсләр уятты. Алар кыпчак телләренең үзенчәлеге исәпкә алынмаган дип саный. Икенче мәсьәлә — бу эшкә мөстәкыйль дәүләт вәкилләре җәлеп ителде, ә менә Татарстан һәм Башкортстан кебек Русия карамагындагы республикалар катнашмады. Азатлык Радиосы яңа әлифбага күз салды һәм белгечләр белән сөйләште.
9-11 сентябрьдә Бакыда Төрки дәүләтләр оешмасы төзегән гомуми төрки дөнья алфавиты комиссиясенең өченче утырышы булды. Комиссия 1991 елгы беренчел проектны яңадан карады һәм кирәк дип тапкан үзгәрешләр кертте. Уртак төрки алфавит төзү комиссиясе 2022 елның октябрендә оешкан иде.
Яңа әлифбаның 1991 елгы проекттан төп аермасы шунда: "Ä" хәрефе "Ә"гә үзгәртелде, "Ŭ" хәрефе өстәлде һәм "W" хәрефе төшеп калды.
Белешмә:
Төрки дәүләтләр оешмасы 2009 елның 3 октябрендә Төрки шура исеме белән корыла. 2021 елның 12 ноябрендә Истанбул шәһәрендә төрки телле дәүләтләрнең хезмәттәшлек шурасы саммитында Төрки Дәүләтләр Оешмасына үзгәртелә. Бу үзәккә Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия керә. Маҗарстан, Төркмәнстан, Төньяк Кыпрыс күзәтүче илләр булып тора, штаб-фатирлары Астана, Бакы, Истанбул шәһәрләрендә урнашкан.
2022 елда Халыкара төрки академиясендә Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Кыргызстан төрки дөньяның уртак дәреслекләрен раслады. Сүз "Уртак төрки тарих", "Уртак төрки әдәбият" һәм "Төрки дөнья географиясе" дәреслекләре турында бара. Әлеге фәннәр факультатив рәвештә генә укытылачак диелә. Мәрҗани исемендәге Тарих институты бу дәреслекләрне язуда катнашмавын, татар әдәбияты галимнәре экспертиза ясауларын әйтте.
1992 елда Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан рәсми рәвештә латин имлясына күчте. 1991 елда кабул ителгән уртак әлифба проектына инде үзгәрешләр кирәк булды, чөнки һәр дәүләтнең, халыкның язмасында аерым үзенчәлекләр барлыкка килде.
Төрки халыклар өчен уртак әлифбаны булдыру эшен Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан галимнәреннән торган комиссия башкарды. Татарстан, Башкорстстан галимнәре бу эштә катнашмады. Уртак әлифбаны булдыру эше ике ел дәвам итте. Бу комиссиядә Төркиянең Измир университеты профессоры Мостафа Өнәр дә катнашты. Ул аңлатуынча, комиссиядә һәр илдән икешәр вәкил катнашкан, берсе төрки телләр белгече булса, икенчесе — теге яки бу дәүләтнең фәннәр академиясе башлыгы.
— Эш күптән башланды. 1991 елда ук Мәрмәрә университетында төрки халыклар өчен уртак әлифба булдырылган иде. Ул эштә мәрхүм татар галиме Мирфатыйх Зәкиев та катнашты. Проект иде ул. Татарлар актив рәвештә латин имлясына күчү процессын башлаган иде, шуңа бу эш алар өчен мөһим булды. Мин әле студент идем, хәтерлим ул вакыйгаларны, — дип искә ала ул. — 1992 елда Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан рәсми рәвештә латин имлясына күчте. 1991 елда кабул ителгән уртак әлифба проектына инде үзгәрешләр кирәк булды, чөнки һәр дәүләтнең, халыкның язмасында аерым үзенчәлекләр барлыкка килде.
Казакъстан 2017 елдан бирле латинга күчә башлады. Димәк, тагын бер зур дәүләтнең язмасын төрки дөнья белән берләштерү кирәк. Үзара берләштерә алырлык хәрефләр, аларның язылышы аңлаешлы булсын дип төрле илләр лингвистлары эшкә җигелде. Ике ел дәвамында эш кызу барды. Астанада, Бакыда очрашулар булды.
Галимнәр зур эшне башкарып чыкты, хәзер дәүләтләр бу уртак әлифбаны кабул итәргәме, юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Мәсәлән, Үзбәкстанда латин графикасына төзәтмәләр кертергә кирәк булачак, алар аны парламентта хәл итәргә тиеш.
Мостафа Өнәр әйтүенчә, яңа әлифбада яңа хәрефләр дә, авазлар да юк, барысы да барлык төрки халыкларга таныш булганнар. Уртак әлифбаның өстенлеге шул — төрки халык кайда гына яшәмәсен, ул кардәш халыкның язма телен җиңел генә укый ала.
Профессор сүзләренә караганда, комиссия эшендә Төркмәнстан вәкилләре катнашмаган — сәбәбе аңлашылмый. Татарстан белән Башкорстан да кирилл имлясын кулланса да, алар төрки дөньядан төшеп кала дигән сүз түгел дип басым ясый галим.
"Кыпчак телләре өчен мөһим хәреф күрсәтелмәгән"
Казакъстан Милли фәннәр академиясе мохбир әгъзасы, тел галиме Ерден Кажыбек яңа уртак төрки әлифба өлгесен тәнкыйтьләп чыкты.
Уртак әлифбаның өстенлеге шул — төрки халык кайда гына яшәмәсен, ул кардәш халыкның язма телен җиңел генә укый ала
Аныңча, яңа әлифбада "тупас хаталар" киткән, әлеге эшкә зур белгечләр чакырылмаган һәм карарны "ябык ишекләр артында" кабул иткәннәр. Иң яхшы уртак әлифба 1991 елда кабул ителгәне дип саный галим.
Азатлык Радиосы Ерден Кажыбек белән элемтәгә керде. Аныңча, уртак төрки әлифбада төп кимчелек — анда кыпчак телләре, шул исәптән казакъ, татар, башкорт телләрененң үзенчәлеге исәпкә алынмавы.
— Кыпчак телләрендә, шул исәптән татар телендә дә "уы" ("w") авазы бар, — дип мисал китерә ул. — Без "тау", "сау" дибез, төрекләр (угыз телләре гаиләсенә карый) бу сүзне "dağı", "sağ" дип әйтә. "W" авазы кыпчак телләрендә бик киң таралган. Ул, кирилл имлясыннан кала, безнең барлык әлифбада да бар иде. Урыс телендә мондый аваз юк, шуңа да аны кайвакыт "в" яки "у" хәрефе белән бирделәр (мәсәлән, татар телендә "тавык", "вакыт" сүзләре — ред.). Һәр аваз өчен яңгырашы туры килгән хәреф булырга тиеш. Монда мөһим хәрефне алып атканнар. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, бу каршылык азәрбайҗан, төрек белгечләреннән түгел, ә Казакъстаннан килә, кызганыч. Әлеге эштә түрәләр, мөдирләр катнашты. Шуңа да хәзер мөһим "W" хәрефе күрсәтелмәгән. Анда "U" хәрефенең бер вариантын файдаланырга телиләр, күрәсең.
Һәр аваз өчен яңгырашы туры килгән хәреф булырга тиеш. Монда мөһим хәрефне алып атканнар.
Икенче кимчелек — бер үк сүзне төрле төрки телләрдә бертөрле язу булырга тиеш. Ә бу әлифба, киресенчә, халыкларны бүлә булып чыга, дип саный Ерден Кажыбек.
— Әлифбага "Ŭ" хәрефен куйган. Аны "кол", "кор", "кош" сүзләрендә кулланалар. Кыпчак телләрендә ул кыска "О"ны аңлата, без казакълар аны "Ұ" дип билгелибез. Менә кемдер "кол" сүзе төрек һәм казакъ телендә төрле авазлар чыгара дип саный. Бу дөрес хәл түгел. Уртак сүзләр булганда, төрек теле өчен — бер аваз, кыпчак телләренә икенче аваз язылмаска тиеш. Без мөмкин кадәр унификациягә тартылырга тиеш. Төрлечә язу — ахмаклык. Төрки телләрнең башка телләрдән, әйтик, индоевропа телләреннән аермасы — алар бер-берсенә бик якын булуында. Әйтик, "тимер", "сары", "ак", "кара", "кол", "күн" сүзләрен ал. Төрки телләрнең лексика нигезе бертөрле.
Галим фикеренчә, уртак әлифба өчен иң яхшысы — 1991 елда кабул ителгән вариант. "Анда төрки авазлар дөрес тәкъдим ителгән. Җыенда һәр төрки халыктан иң билгеле галимнәр җыелды, өч көн киңәшмә иттек", дип искә ала ул.
— Кешеләр урысча дөрес түгел дип язарга күнде һәм бу традицияне латин әлифбасына да күчерергә тели. Моңа кадәр "W" авазын күрсәтмәгән кебек хәзер дә шуны дәвам итү яклылар. Ни өчен? Без яңа латин имлясенә үткәндәге хаталарны кабатлар өчен күчмибез.
Әлифба мәсьәләсендә бәхәсләр Казакъстанда да дәвам итә.
2017 елдан Казакъстан латин имлясенә күчүгә юл алды. Инде 2025 елда алар тулысынча аңа күчәргә тиеш иде, ләкин әлегә тәгаен әлифба кабул ителмәде. Аның бүгенгә берничә варианты бар.
"Бүген Казанны төрки дөньяның бер котыбы дип әйтеп булмый"
Татарстанның 1990нчы елларда латин имлясына күчү теләге зур иде. Конкрет адымнар да ясалды. 1999 елның 15 сентябрендә Татарстан парламенты "Латин имлясы нигезендә татар әлифбасын булдыру турында" канун кабул итте. 2001 елдан латин имлясы дәүләт статусын алып, 2011 елга аның бар җирдә дә кулланылу дәрәҗәсенә ирешелергә тиеш иде. Әмма Мәскәү моны кабул итмәде, бу омтылышта сепаратизм чаткылары бар дип курыкты, бу башлангычны шунда ук кистерде. Татарстанда галимнәр арасында латин имлясын кайсысын сайлыйбыз дип бәхәсләшкән арада Мәскәү тарткалашка үзе нокта куйды. 2002 елның 11 декабрендә Дума тарафыннан "Русия халыклары телләре турында" канунны киңәйтте һәм өченче мәддәне өстәде: Русиядә дәүләт теле һәм республикаларның дәүләт телләре бары тик кирилл имлясында гына була ала дигән сүзләр иде ул. Федераль канун Татарстанның латин графикасын кулану теләген тамырдан тыйды.
120 ел элек Казан, Уфа, татарлар төрки дөньяның бер котыбы иде. Бер котыбы — Истанбул, икенчесе — Казан, өченчесе — Бакы булды. Бүген Казанга төртеп "Әнә төрки дөньяның бер котыбы", дип әйтеп булмый.
Яңа уртак төрки әлифба эшендә татарлар да, башкортлар да катнашмады. Алар кириллны кулланырга мәҗбүр.
Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы фикеренчә, Казан төрки дөньяның бер мәркәзе булудан туктады.
— Соңгы вакытта Татарстан җитәкчелеге йөгерә-йөгерә урыс телен күтәрергә тырыша. Бәлки, шулай эшләргә мәҗбүрләрдер — мин белмим. Шулай да бүген Татарстан хакимиятенең татар телен якларга тырышуын күрмим. Моны ерактан күзәтү минем өчен бу бик авыр.
120 ел элек Казан, Уфа, татарлар төрки дөньяның бер котыбы иде. Бер котыбы — Истанбул, икенчесе — Казан, өченчесе — Бакы булды. Сәмарканд, Бохара бик мөһим булса да, алда баручы шәһәрләр дип саналмады. Бүген Казанга төртеп "Әнә төрки дөньяның бер котыбы", дип әйтеп булмый. Андагы мәдәният елдан-ел көчен югалта бара, кызганыч.
Юлай Шамилоглы яңа уртак әлифба сораулар уятса да, аның һәм уртак төрки тел идеясенең киләчәге зур була ала дип саный.
— Бер-ике буында шундый хәрәкәт башланса, төрки дөньяда интеллектуаллар телне кулланырга керешсә, журнал чыкса, көн саен хәбәрләр шул телдә биреп барылса, бәлки берничә елдан аны кулланучылар күп булыр, — ди ул.
Галим XIX гасыр ахыры — ХХ йөз башында яшәгән Исмәгыйль Гаспринскийның уртак төрки тел булдыруын мисал итеп китерә.
— 1884 елда ул беренче мәктәпне ачты, аннары Түбән Новгород төбәгендә икенчесе корылды. 1914 елда ул вафат булган вакытта меңләгән шундый мәктәп бар иде. "Тәрҗеман" газеты тәэсире аркасында ул хуплаган әдәби тел бик киң таралды. Идел буе татарларына да ул нык тәэсир итте, — дип сөйләде ул Азатлык Радиосына.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум