Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд киносы үз кыйбласын эзли


Нью-Йоркта узган кинофильм фестивалендә төрле жанрлардагы көрд фильмнары тәкъдим ителде. Алар чит ил тамашачысы тарафыннан яхшы кабул ителсә, көрдләр үзләре битараф калды.

Инде 2001 елдан башлап һәр елны диярлек Лондонда көрд фильмы фестивале уза. Быел Нью-Йоркта узган беренче көрд фестивале дә Лондондагы чаралардан калышмый иде. Төрле дөнья киносын яраткан тамашачыга көрд фильмнары күрсәтелде.

Фестивальдә 9 озын метражлы фильм белән бергә көрд документаль, кыска фильмнар да тәкъдим ителде.

Төркия, Сүрия, Иран һәм Гыйрак кебек илләрнең бер өлешен үз эченә алган Госманлы вакытында "Көрдестан төбәге" дип аталган җирлектә халык озак еллардан бирле үз кыйбласын эзли.

Тарихтагы каршылыклар, сәяси чынбарлык бу милләтнең киносында да үз тәэсирен күрсәтә. Мәгълүм булганча, көрдләр Гыйракның Көрдестан төбәгеннән кала башка илләрдә азчылык буларак яши.

Мәдәни үсеш ягыннан төрле басымнарга дучар булсалар да, көрд кино сәнгатькәрләре чит илләрдә төрле уңышка иреште дип әйтеп була. Көрд киносы тарихында беренчеләрдән булып 1982 елда төрек-көрд режиссеры Елмаз Гүнәйнең "Юл" исемле нәфис филмы дөнья күргән иде.

Быелгы Нью-Йорк фестивалендә "Беркем дә Иран мәчесе турында белми" дигән әсәр күрсәтелде. Әлеге нәфис фильм көрд кино тарихындагы иң соңгы чагылышны күрсәтә иде.

Киноларга караганда аларның күбрәк диаспорадагы көрдләр тарафыннан төшерелүе игътибарны җәлеп итә.

Әйтик, Һинер Сәлимнең "Водка Лемон" исемле киносы фестивальдә бүләкле урын алды. Анда Әрмәнстандагы бер көрд авылындагы барда эшләгән хатын белән элекке хәрби хезмәткәрнең мәхәббәте аңлатылган.

“Кызганычка каршы Төркия, Сүрия һәм Ирандагы көрдләр өчен фильм ясау шактый михнәтле эш. Бу илләрдәге көрдләргә карата караш, андагы социаль тормыш бәлки моңа ирек бирмидер. Шулай да, моңа карамастан кайбер батыр яшь һәвәскәрләр кино сәнгатен үстерергә тырыша", ди.

Шулай ук Сәлим көрд тамашачысының төбәктәге хәлләрне чагылдырган фильмнар урынына, күбрәк заманча фильмнар белән кызыксынуын әйтә. Аларга Голивуд фильмнары яисә төрек сериаллары күбрәк ошый икән. Төбәк сәясәте, иҗтимагый тормышны күрсәтүче фильмнарны караганнарның саны бик аз, ди Сәлим.

Көрд фильм сәнгате алдында торган башка бер мәсьәлә исә төбәкнең тотрыксыз булуы. Гыйрак көрдләреннән режиссер Җано Росебиани моннан кала көрдләр яшәгән төбәкләрдә фильмны төшерүгә кадәр, аны күрсәтү дә кино үсешенә тискәре йогынты ясый, ди:

“Гыйракның Көрдестан төбәгендә фильм төшерү өчен мөмкинчелек юк. Чөнки көрдләр күпчелектә яшәгән төбәкләрдә әле көрд фильмын күрсәтергә рөхсәт ителми. Чит илдә төшерелгән көрд фильмнары Иран, Сүрия, Төркия кебек илләргә кертелми. Бары тик Гыйрак Көрдестан төбәгендә генә фильмны кинога чыгарып була, ләкин 5-6 миллион халкы булган төбәктә халыкның ничә проценты аны карый ала?", диде ул.
XS
SM
MD
LG