Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово эчендәге билгесезлек кемгә файдага?


Бу атна чәршәмбе көнне Косово парламентында илнең милли гимны кабул ителде. Косово конституциясе 15 июньдә гамәлгә керә. Косово үз дәүләтчелеге булган, бәйсез ил булу юлында.



Халыкара көчләр яңа Косово хакимиятенә илне идарә итүдә һәм ил иминлеген саклауда булышып килгән иде. Хәзер Косово алдында зур җаваплылык тора. Ләкин яңа дәүләт сербләр яшәгән төньяк һәм албаннарга караган көньяк белән ни дәрәҗәдә идарә итә алачак соң, әлеге сорау 15 июньгә кадәр үк җәмәгатьчелекне борчый башлаган иде. Бу хакта без АКШ дипломаты – Балкан беогече Җәмс Hурырдан да сорадык


Косово - Косово Президент Фатмир Сейдиу (С) һәм премьер һашим Тачи (У) Косово парламентында беренче конституцияне кабул итә
- 15 июньннән соң, ягьни илнең үз конституциясе гамәлгә кергәннәң соң Косовоны ни көтә?

- Приштина хакимияте тарафыннан бәйсезлек игьлан ителеп, аның халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан күпләп таныла башлавыннан соң илдәге психологик авырлык бетә башлаган. Косовога булган соңгы сәфәрем вакытында беренче булып мин шуңа игътибар иттем. Бәйсезлекне игьлан итү, ил эчендәге билгесезлеккә нокта куйды. Халыкның үзенә булган ышанычы артты.

Ләкин хәзер Косоводагы халыкара көчләр идарә һәм иминлек эше әкренләп Приштина хакимиятенә калдырырга җыена. Мәгьлүм булганча, Косово идарәсе төрле халыкара көчләр арасында бүлешенгән иде. Хәзер БМОның Косоводагы саклаү көчләре язмышы әле тулысынчы хәл ителмәде. Мәсьәлән, БМО төбәктәге вазифаларын Европа Берлеге көчләренә тапшырып, саклаү көчләренә ярдәмен күнегүләр үткәрү белән генә дәвам иттерергә җыены. Кыскасы, халыкара саклаү көчләре арасында вазифа бүлешү киләчәктә нинди формага керер, әлегә билгесез.

Косово эчендәге билгесезлек кемгә файдага?
- Кайберәүләр, вазифаларның БМО һәм Европа Берлеге арасында бүлешү төбәктә киеренкелек тудыра алыр дигән кисәтүләр ясады. Сез бу фикер белән килешәсезме?

- Халыкара көчләр вазифаларының ничек бүлешүе мәсьәләсендә булган билгесезлек бер яктан караганда косоволыларнын мәнфәгатендә булачак. Ни өчен дигәндә, халыкара көчләр ни эшләр тиешлекләрен үзләре дә аңлап бетерме. Арада билгесезлек бар. Чөнки аларга бер яктан Сербия белән Русия тыкшынмаска басым ясаса, икенче яктан Европа белән АКШ башкача басым ясый. Бу ике тараф басымнар астында алар чын мәгьнәдә үз вазифаларын башкара алмый. Әгәр дә Косово халкы, бигрәк тә Косово җитәкчелеге, бу билгесезлек турында белсә, алар үзләре тагын да отышлы чаралар күрерләр иде.

- Косовога соңгы сәфәрегез вакытында Серблар яшәгән төньяктада да булып кайттыгызмы?

Mitrovica -Косовоның төньяагындагы серблар бәйсезлеккә каршы
- Әйе. Һәм анда бик ачык хис ителә ки, Сербия төньякны үз кулыннан ычкындырырга бер дә теләми. Һәм халыкара җәмәгатчелек бу хакта әлләни эшләргә җыенымый. Бу исә минем уйлавымча, косоволылар өчен зур проблема булып тора, алар бу юнәлештә ни эшләргә дә белми.

Белград тарафыннан провакацияләр булуына карамастан, косоволыларның җаваплылыгы һәм аңлап эш итүенә хөрмәт бар.

Дөресен генә әйткәндә, серблар каушап калды. Алар башта провакацияләрнең каршылык вакыйгаларына әвереләчәгенә ышана иде. Сербия Косово идарәсен кертмәс өчен бар көче белән тырышачак. Бу очракта исә халыкара җәмәгатьчелек Косовога тиешле ярдәм күрсәтә алмаячак. Минемчә бу халыкара җәмәгатьчелекнең иң зур хатасы булачак.

- Хәзергә кадәр 42 ил Косово бәйсезлеген таныды. Бу илләрнең арасында АКШ белән 20 Европа Берлеге иле бар. Ләкин бәйсезлекнең халыкара җәмагатьчелек тарафыннан танылуы мәсьәләне хәл итәме, эш санда түгел, сыйфатта диләр. Сез ничек уйлыйсыз?

- Косовога сан һәм сыйфат та бик мөһим. Сербия белән Русия Косовоны тану процессын кире якка борырга тырыша. Ягьни алар бәйсезлене тануга киртә куюдан тыш, инде таныган илләрне дә үз фикреннән кире кайтарырга җыена. Бу Косово өчен бик тискәре йогынты ясаячак.
XS
SM
MD
LG