Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казанда яшәүче егетне Җиңү парадында "Украинага дан!" дип кычкырганы өчен 15 тәүлеккә утырткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

9 майда иртән "Кремль" метро станциясе янында Җиңү парады үткәргән чакта Кирилл Ильин берничә тапкыр "Украинага дан!" дип кычкырган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Кирилл Ильинны "наци символикасын пропагандалау яки күрсәтү" маддәсен бозган дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.3 мадддәсе, 1 өлеше) һәм аны 15 тәүлеккә кулга алган. 10 майда чыккан бу карарны "Idel.Реалии" мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән тапкан.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 9 майда иртән "Кремль" метро станциясе янында Җиңү парады үткәргән чакта Кирилл Ильин берничә тапкыр "Украинага дан!", дип кычкырган.

Мәхкәмәдә егет гаебен таныган.

  • 2024 елның гыйнварында Русия юстиция министрлыгы "Украинага дан!" һәм аңа җавап буларак әйтелә торган "Батырларга дан!" шигарләрен тыйды. Ул Русиядә украин милләтчеләренең оешмалары символлары дип санала. Юстиция министрлыгы аларны "наци" дип таныды.
  • Быел март аенда Казандагы мәхкәмә хәрби комиссариатта Украинаны хуплап шушы сүзләрне кычкырган пенсионерга 40 мең сум штраф салган иде.
  • Ә аерым алганда "Украинага дан" дип Telegram-каналда фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG