Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә хәрби комиссариатта Украинаны хуплап кычкырган пенсионерга 40 мең сум штраф салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Пенсионер мәхкәмәдә гаебен өлешчә таныган, үкенеч белдергән һәм чынлап та кешеләр алдында берничә тапкыр шигарьне кычкырдым, әмма Русия гаскәрен "дискредитацияләү" ниятем юк иде, чөнки телефоннан шалтыраткан билгесез ир әйткәннәрне эшләдем һәм әйткән сүзләремнең мәгънәсен аңлап бетермәдем дигән. 

Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе пенсионер Халидә Гәрәеваны Русия гаскәрен "кимсеткән" дип тапкан һәм аңа 40 мең сум штраф салган. Бу карар быел 16 февральдә чыккан, дип яза "Idel.Реалии".

Эш материалларына күрә Халидә Гәрәева Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариатында "украин милләтчел һәм кораллы төркемнәрен хуплаучы" сәяси шигарьләр кычкырган. Мөгаен "Украинага дан!" шигаре турында сүз бара.

Пенсионер мәхкәмәдә гаебен өлешчә таныган, үкенеч белдергән һәм чынлап та кешеләр алдында берничә тапкыр шигарьне кычкырдым, әмма Русия гаскәрен "дискредитацияләү" ниятем юк иде, чөнки телефоннан шалтыраткан билгесез ир әйткәннәрне эшләдем һәм әйткән сүзләремнең мәгънәсен аңлап бетермәдем дигән.

Шаһитләр күрсәтмәләренә күрә, ул "Украина символына әйләнгән сәламләү сүзләре" һәм "Русия кораллы көчләрен куллануны тәнкыйтьләүче шигарьләр" кулланган.

Бу Татарстанда мондый беренче очрак түгел. Былтыр җәй Әлмәттәге мәхкәмә "Украинага дан!" дип кычкырган иргә 40 мең сум штраф салган иде.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG