Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада яшәүче ирне Русия гаскәрен "дискредитацияләү" өчен 30 мең сум штрафка тартканнар


Мобилизация кысаларында чакырылган Русия хәрбие хәрби күнегүләрдә. Архив фотосы
Мобилизация кысаларында чакырылган Русия хәрбие хәрби күнегүләрдә. Архив фотосы

Эш материалларына ярашлы, октябрь уртасында ул Түбән Кама пабликларының берсендә Украинадагы сугышта ниләр майтарылуы турында фикер калдырган.

Түбән Камадагы мәхкәмә җирле пабликларның берсендә фикер калдырганы өчен 40 яшьлек иргә 30 мең сум штраф салган.

Бу хакта Татарстан федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапканнар. Эш материалларына ярашлы, октябрь уртасында ул Түбән Кама пабликларының берсендә Украинадагы сугышта ниләр майтарылуы турында фикер калдырган. Куәт оешмалары вәкилләре бу "Русия гаскәренең Украинадагы бурычларын дискредитацияли" дип тапкан.

Эшне Татарстан ФСБсы Татарстанның экстремизмга каршы көрәш үзәге белән берлектә алып барган диелә.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
  • Күптән түгел полиция хезмәткәрләренең Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә Казанда 63 кешене административ җаваплылыкка тартуы билгеле булды.
  • Октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG