Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Казан" оешмасында тентү бара, Равил Җиһаншинга яңа җинаять эше ачылган


Равил Җиһаншин
Равил Җиһаншин

Аны салым түләүдән качуда шикләнәләр. Килгән зыянның күләме 87 миллион сум дип бәяләнә. Хәзерге вакытта Җиһаншинның кайда булуы билгеле түгел диелә. Бу — эшмәкәргә ачылган салым белән бәйле өченче җинаять эше.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең офисында тентү уздыра, дип җиткерә чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online". Оешмадагы документларны тартып алулары искәртелә.

Басма мәгълүматынча, бүген, 30 май иртәсендә Татарстан тикшерү комитеты "Казан" оешмасы хуҗасы һәм мөдире Равил Җиһаншинга җинаять эше ачкан. Аны салым түләүдән качуда шикләнәләр. Килгән зыянның күләме 87 миллион сум дип бәяләнә. Хәзерге вакытта Җиһаншинның кайда булуы билгеле түгел.

Бу эшмәкәргә ачылган салым белән бәйле өченче җинаять эше.

2021 елда тикшерү комитеты аны 1,3 млрд сум салым түләүлән качты дип шикләнгән иде. Җиһаншин тоткарланды, тик 100 млн сум залог биргәч мәхкәмә аны җибәрде.

2022 елда да "Казан" оешмасында тентүләр үтте. Ул чакта 2,6 млрд сум белән бәйле иде.

  • "Казан" җитештерү-төзелеш ширкәтенең җитәкчесе – элек Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып торган Равил Җиһаншин. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын кешеләрдән санала.
  • "Казан" төзелеш оешмасы Казандагы Пенсия фонды бинасын, 2013 елгы Универсиадага барлык диярлек корылмаларны, шул исәптән 45 мең урынлы "Казан-Арена" стадионын, Иннополис шәһәрен, "Свияга" тауда чаңгы шуу комплексын, Казанның яңа яр буен, Казанның "Әкият" курчак театрын һәм башкаларны төзегән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG