Русиядә яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өчен җаваплы яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта президент хакимиятенә якын дүрт чыганагына сылтама белән "Ведомости" яза.
Яңа министрлык Владимир Путин инаугурациясеннән соң (7 май) төзелергә мөмкин, бу фикер - федераль хакимият оешмаларын үзгәртеп кору алдыннан булган бәхәсләрнең бер өлеше генә, дип белдергән басма чыганаклары.
Бер чыганак әйтүенчә, аны Росмолодежь нигезендә, оешмага мәгариф министрлыгының балаларга патриотик тәрбия бирү функцияләренең бер өлешен күчереп төзергә мөмкиннәр.
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы белән мәгариф министрлыгын бер оешмага берләштерү фикере дә бар, дип әйткән дүрт чыганак та.
Яшьләр сәясәте һәм тәрбия министрлыгы булдыру фикере турында күптән фикер алышулар бара, ә хәзер алар тагын да актуаль, дигән президент хакимиятенә якын чыганак. Аның сүзләренчә, министрлыкны оештыруны Кремльнең эчке сәясәт блогы тәкъдим итә, әмма бу бәхәсләрнең ничек тәмамланачагы беренче затларның карашларына бәйле диелә.
"Бу фикер патриотик тәрбия өчен җавап бирә торган бердәм оешма булмавы аңлашылганнан соң туды. Хәзерге вакытта вәкаләтләрнең бер өлеше саклану министрлыгында, бер өлеше мәгариф министрлыгында һәм Росмолодежьда, ә координация оешмасы юк", дигән чыганакларның берсе.
- Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
- Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
- Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы
Форум