Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә конституцияне үзгәртү планы иртәгә карала


Төркия премьеры Тайип Эрдоган конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр турындагы планны тәкъдим итә. Реформа нигезендә хәрбиләрне хөкемгә тарту җиңеләя, ә сәяси партияләрне ябу катлаулана.

Соңгы тапкыр 1982 елда хәрбиләр тәэсирендә үзгәртелгән конституциягә нинди үзгәрешләр кертелү мәсьәләсе узган атнада билгеле булды. План белән илнең дөньяви үзeнчәлеген саклау органы дип саналган мәхкәмә һәм хәрби системага үзгәрешләр кертелә.

Секуляр, ягъни дөньяви дәүләтчелекне яклаган элекке мәхкәмә башлыклары конституциягә үзгәрешләр кертү адымын "канунсыз" дип атады. Алар АК партия хакимияте кертергә теләгән бу үзгәрешнең илдәге хокук системасына һәм аның бәйсезлегенә турыдан-туры йогынты ясаячак дип әйтә.

Әлеге үзгәрешләр турында "Реформа яисә үлем" исемле мәкалә бастырган Economist журналы, үзгәрешләр алдыннан хакимият үзен зур бәхәскә әзерли дип язды.

"Реформа исеме астында, бу хакимиятнең яңа бер ачылышымы, әллә илнең дөньяви тәртибенә соңгы кизәнүеме?" дип сорау куя. Шунда ук, "әлеге сорауның җавабы нәрсә генә булмасын, бу АК партия хакимияте һәм дөньяви караштагы элита арасында киеренкелек тудыра", дип яза журнал,

Генералларның көче кими

Үзгәртеләсе маддәләр хакында журнал, "бервакыт барсына да көче җиткән генераллар һәм аларның хокук органнарындагы беректәшләренең хокук дәүләтендәге сәяси көдрәте кимиячәк", дип яза.

Журнал язуынча, үзгәрешкә каршы чыкканнар шушы реформалар белән динчеләрнең илдәге хокук системacына үтеп керәчәге турында борчыла икән.

Ләкин АК партия тарафдарларын иң күп борчыган нәрсә - баш яулыгын тыйган карарны хакимияткә килү белән үзгәрткән булса, бәлки аларның бу кайгысы чынбарлыкны аз да булса чагылдырыр иде", дип мәсьәләгә аналитик яктан ачыклык кертә журнал.

Мәҗлес якламаса, референдум!

"Тайип Эрдоган үзгәрешләрне Европа Берлегенә әгъзалык таләпләре буенча эшләвен әйтеп килә", дип яза Economist.

Ләкин бу карар кабул ителүе өчен мәҗлеснең 2/3 өлеше, ягъни күпчелекнең яклау алуы шарт. АК партия мәҗлестәге бу күпчелеккә ия түгел, шул исәптән оппозиция яклавына ихтыяҗы бар. Ә оппозициядәге партия җитәкчеләре үзгәрешкә каршы тора.

Бу очракта хакимият карарны референдумга чыгару юлын сайларга ихтимал.

"Реформалар Европага әгъзалык өчен кирәк"

Европа парламентында Төркия сүзчесе Омен Руийтен, АК партия хакимиятенең конституциягә кертеләчәк үзгәреш карарын хуплап каршы алуын белдерде.

Реформалар, Төркиянең Берлеккә әгъзалык процессына уңай тәэсир итәчәген белдергән Европа рәсмие, "Төркия заманча һәм рәхәт тормышка омтыла икән, аның бу төр реформалар кылуы шарт. Ләкин хакимият моны оппозиция белән бергә ясарга тиеш. Карарның эчтәлеге турында бергә фикер алышу кирәк", дип әйтте.

Дәүләт министры һәм Европа белән баш арадашчы Эгәмән Багыш:"Хәрби конституция белән берлеккә кергән ил юк", дигән карашы белән уртаклашты.

Дәүләт министры шулай ук 1960 елдан бирле Төркиянең хәрбиләр язган конституция белән идарә ителүен искә төшерде. "Бәлки дә шушы сәбәпле дә, Төркия Европа Берлеге белән сөйләшүләре нәтиҗәсез кала бирә. Бу очраклы хәл түгел", дип реформаның берлеккә әгъзалыкта бер адым булуына басым ясады.
XS
SM
MD
LG