Пәрәвезне юлдаш итеп
Белеме буенча техникага якын торган мөхәндис (инженер) 2000 еллар башында ук Интернетка кергән. Урысча һәм инглизчә сайтларның күплеген күреп, татарчасы да бар микән, дип эзләп караган һәм Yuldash.com танышу-аралашу сайтына кереп киткән. Шулай иттереп сайт форумындагы татартелле веб-кешеләр арасында зыялы, нәфис телле, фәлсәфи һәм төгәл карашлы бер персонаж пәйдә булды. Алар өчен Mubai буларак үз кешегә әйләнде.
Веб-кушамат иҗади тәхәллүскә әйләнгән
Интернет аша ул шактый кызыклы дуслар тапкан. Милли хисле дуслары аны Илдар Мөбәрәкшин дип түгел, ә Mubai буларак таный башлаган. “Шуннан соң акрынлап мин веб-кушаматка күнектем. Ул иҗади тәхәллүсемә дә әйләнде”, ди җырчы. “Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты”.
Илдар Mubaiдан аерыла
“Интернетта шактый билгеле кешеләр үз язмаларын тарата. Алардан да укыганым бар, пәрәвездәге геройлар чын тормышта башка булырга мөмкин. Мин дә тормышта башкарак булырга мөмкин”, ди ул.
Моңлы кеше кайдан килгән?
Ул күп балалы гаиләдә, Аксубай ягындагы бер авылда туып үскән. Туганнары иҗади даирәдән ерак икән. “Мин авылдан илһам алып килдем, дип матур сүзләр әйтә алмыйм. Гәрчә мәктәптә дә яхшы укый, татар әдәбияте укытучысын да үз итә идем”, ди ул. Ә аннары югары белемне ул урыстелле кешеләр арасында алган. Эше дә шундыйлар арасында булган. “Әмма алар арасында үз тәлинкәмдә булмавымны сизгәнмендер инде”, ди ул. Һәм ул берзаманны татар теле, татарча көйләр белән мавыга башлаган. Интернеттагы татартелле журналистлар да юл эзләгән вакытта терәк булган. Берзаманны техник һәм акчалы эшен дә ташлап төпле, сабыр Илдар “төпсез” һәм фәкыйрь артистлар янына елышты: Камал театрында тавыш операторы булып эшли башлады.
Бозлар кузгалганда
Mubai татар җыры, мәдәнияте белән мавыккан чорда аның веб-танышлары да тик тормады. Алия Сабирова, Рәфис Җәмдихан, Римма Бикмөхәммәтова кебекләр “Үзебез” хәрәкәтен оештырды, "шырдый-бырдый" попсага, "фанерага" каршы көрәшә башлады. “Альтернатив” музыка пәйдә булды. Mubai иҗаты да алар каршында үсте, рухландырып торды.
Zulya.com + Mubai
Yuldash.com белән бер арада Zulya.com пәйдә булды. Австралиядәге Зөлфия Камалова Казанда яшәүче тыйнак Илдарга “киртәләрне алып атарга ярдәм иткән”. “Мин анда кергәч Зөлфиянең берничә җырын тыңлап карадым һәм сокландым. Ул миңа бик көчле тәэсир итте. Баксаң, татар җырын башкача итеп тә башкарып була икән бит, дип уйладым. Ә яраткан җырчым Флера Сөләймановадан ишеткән “Әткәем”не аның башкаруында ишеткәч мониторны кочаклап елап та җибәрдем”, дип искә ала Mubai.
Калыпларга сыймас моң
Моңлы егетне Зуля ысулында җырлый, дип сөйләүчеләр дә бар. “Безнең юнәлеш бер шул, ә ысуллар төрле”, ди Mubai. Гыйсьян рухы ниндидер ысулга бәйләп куярга бирми аңа. Илдар үзен, бер калыпта башкара, дип әйтә алмый. Күзәтүчеләр исә иске җырларны аның техноген чорда да үз итеп тыңлый алырлык башкаруына игътибар итә. Тик ул аны электроника, ясалма нота яки аккордлар белән түгел, ә тере тавышка, чын кораллар астына башкара.
Шәһәрдә калган чәчән
Һәр чыгышы аерым, үзенчәлекле, башкарак эчтәлекле була. Ул шәһәрдә яшәп калган замана чәчәне кебек, диләр. Тик сүз белән генә түгел, көй, моңлы кораллар белән дә тарихын сөйли, җанын бушата кебек. Сәхнә артында да ул бу мегаполиска яраклашкан табигать баласы кебек күренә.
Фаннары алай ук тыйнак түгел
Mubai, үзенә таләпчән башкаручы буларак, иң уңышлы чыгышы ясалмады әле, ди. Шуңа күрә дә үз сайтын ясамаган, интернетка җырлар да элмәгән. Тик фаннары алай ук тыйнак түгел: күптән элеп куйганнар инде.