Новгород өлкәсендә, Русия президенты Владимир Путинның Валдайдагы сарае тирәли һава һөҗүменнән саклый торган кимендә җиде объект куелган. Бу Google-ның иярчен рәсемнәреннән күренә, дип яза Азатлык Радиосының урыс хезмәте.
"Панцирь-С1" зенит комплексы Путин сараеннан 3,7 чакрым ераклыктагы Рябиновый утравына урнаштырылган.
Путинның Валдайдагы сарае янында бу системнар 2024 елның мартында барлыкка килгән диелә. Журналистлар Planet.com сервисындагы соңгы айларда төшерелгән иярчен рәсемнәрен өйрәнеп шундый нәтиҗәгә килгән.
Astra язуынча, шушы ук сарайдан өч чакрым ераклыкта һава һөҗүменнән саклану системына охшаган тагын ике объект бар.
Былтыр гыйнварда Владимир Путинның Валдайдагы резиденциясеннән алты километр ераклыкта урнашкан Ящерово авылына "Панцирь-С1" комплексы куелуы хәбәр ителгән иде. "Агентство" искәртүенчә, "Панцирь-С1" системнары шул исәптән пилотсыз очкычлардан да саклый.
Элегрәк "Сирена" басмасы Путинның Мәскәү өлкәсендәге Ново-Огарёводагы сараеннан ун чакрымда "Панцирь-С1" урнаштырылуын күреп алган иде. Бу кадрлар 2023 елның гыйнварында ук төшерелгән булган. Тагын берничә һава һөҗүменнән саклану системнарын Остафьево хәрби һава аланыннан ике километрда (ул Русия саклану министрлыгыныкы) куйдылар. Краснодар краендагы Кызыл алан янында, Путин сарае дип фаразланучы бинадан ерак түгел генә дә урнаштырылды.
Шулай ук моңа кадәр Мәскәү үзәгендә Русия саклану министрлыгы бинасы түбәсенә һава һөҗүменә каршы "Панцирь-С1" комплексы урнаштырганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум