Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Үзәк Азиядә тәэсирен арттыра


Кытай Үзәк Азия илләрендә энергия, коммуникация һәм юл төзелешләрендә соңгы елларда зур инвестиция кертә башлады. Кытай, берьяктан, энергия ихтыяҗын кайгыртса, икенче яктан, үз малын читкә сату юлларында җайлаштырырга җыена. Үзәк Азия илләре Кытайның икътисади ярдәмен файдага саный. Ләкин бу озакка дәвам итәрме?

Азия икътисадында Япония белән ярышкан Кытайның икътисады көннән-көн үсә. Ләкин икенче яктан, Кытай үз икътисадын саклау һәм тагын да үстерү өчен күбрәк чималга һәм энергия чыганакларына да ихтыяҗы бар. Бу ихтыяҗын каплау өчен Кытай үзенә күптәннән яңа чыганаклар эзли.

Кытайның елына 4.1 миллиард мичкә нефтькә ихтыяҗы бар. Моның күпчелеген үзендәге Көнчыгыш Төркестан кебек җирасты байлыкларына мул төбәкләрдән тапса, яртысын чит илләрдән сатып алырга мәҗбүр.

Кытай Үзәк азиягә игътибарны арттыра

Табигый энергиягә даими таләбе булган Кытай, инде күптәннән кайбер Үзәк Aзия илләрендә газ ятмаларын төзекләндерү эшендә катнашып, энергия тармагында хезмәттәшлекне арттыра бара. Әле күптән түгел Кытай Әфганстан чиге янында яңа газ үткәргече проекты башлады. Әлеге үткәргеч Үзбәкстан һәм Казакъстан аша Төркмәнстан газын Кытайга үткәрәчәк.

Бу Үзәк Азия илләре өчен кирәк. Советлар вакытыннан калган корылмаларны яңарту өчен бу илләрнең яңа инвестицияга ихтыяҗы бар. Шул очракта, алар Кытай белән хезмәттәшлекне бик теләп каршы ала. Кытай бу илләрдә яңа юллар төзеп, зур төзекләндерү эшләре алып бара.

Aлдагы куркыныч

Әлбәттә берьяктан караганда, бу тәрәккыят төбәк икътисадына бик уңай үзгәреш буларак күрелә. Ике тараф та канәгать, һәрберсенең үз мәнфәгатенә туры килә.

Ләкин моның бәрабәренә Кытай алга таба сәяси таләпләр куя башлавы ихтимал. Бу исә төбәк сәясәте һәм тотрыклыгы өчен куркыныч тудыра ала.

Кытай үз җирасты байлыгына үзе ия булырга, үз төбәгенә үзе хуҗа булырга теләгән төбәкләрдә сәяси басымны арттыра. Бу төбәкләрдәге дөнья җәмәгатьчелегеннән килгән тәнкыйтьләргә исә колак салмый. Нәкъ былтыр июль аенда Көнчыгыш Төркестанда булган вакыйгалар моңа мисал булып тора.
XS
SM
MD
LG