Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла кабат Татарстан Язучылар берлеге рәисен корылтайда сайламаска тәкъдим итте


Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Ул Корылтайда идарә әгъзалары гына сайланырга тиеш дип саный.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла оешманың низамнамәсен (уставын) үзгәртергә чакырды. Бу хакта ул бүген Язучылар берлегенең утырышында белдерде. Ул Корылтайда сайланган идарә әгъзалары үзара гына рәисне билгеләп куярга тәкъдим итә.

Аның сүзләренчә, низамнамәнең яңа проекты инде әзер. Моңа кадәр Корылтай җыеп, аны үзгәртер өчен "ковид һәм сугыш" комачау иткән.

"Шуңа да яңа корылтай җыеп булмады. Аның өчен финанс чыгымнары да кирәк. Минем тәкъдимем шундый. Уйлагыз әле: президент республикасы һәм парламент республикасы бар. Безнең язучылар берлеге президент республикасына туры килә. Рәис үзе идарә әгъзаларын тәкъдим итә. Корылтайда җиңеп чыккан кешегә каршы килмиләр. Ул үзенең фикердәшләрен, үзенә каршы килмәгән кешеләрне сайлый, яшерен-батырын түгел. Гомумән, мин сәяси системда парламент республикасы яклы кеше. Корылтай башта идарәне сайлап, аннан соң идарә рәисне сайларга тиеш дип саныйм мин", диде ул.

Ркаил Зәйдулланың бу фикеренә язучы Нәҗибә Сафина каршы төште.

"Бөтен язучылар юк дип әйттеләр, һаман шуны кузгатасыз, — диде ул. — Рәисне бөтен язучы сайларга тиеш, вертикаль түгел".

"Синең әйткән сүз белән генә бармый бит дөнья. Рәис эшләми икән, аны ул чагында корылтай гына алып ташлый ала. Корылтайны кем җыя? Идарә белән сайланган рәисне теләсә-кайчан алып ташлап була ала. Мин үземә каршы сөйлим, гомумән. Хакыйкать кыйммәтрәк. Мин уйларга азык кына бирдем", диде Зәйдулла җавап йөзеннән.

Татарстан Язучылар берлеге низамнамәсен үзгәртү мәсьәләсе оешмага Ркаил Зәйдулла рәис итеп сайлангач күтәрелә башлады. 2022 елның 8 апрелендә чираттан тыш Корылтай үткәрергә җыендылар. Шулай да бер атна кала, техник сәбәпләргә сылтап, җыенны билгесез вакытка кичектерделәр.

Мәртәбәле язучыларның күбесе бүген үк бу үзгәрешкә каршы чыкты. Моннан тыш, алар низамнамәгә башка үзгәрешләр дә кертеләчәге, аларга да каршы булуы турында хәбәр итте.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкка сөйләгәнчә, рәисне сайлау тәртибен үзгәртү берлектә авторитар режим урнаштыруга, элекке демократиянең бөтенләй юкка чыгуына китерәчәк.

Язучы Фоат Галимуллин бу гамәлләрне демократиядән тайпылу, кирегә чигенү дип атады.

  • Татарстан Язучылар берелегенең соңгы Корылтае 2021 елда узды. Ул чакта, тавыш-гауга аша булса да, берлеккә яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Зәйдулланы яклаучылар аның Дәүләт шурасы депутаты булуын, хакимият белән элемтәләрне урнаштыра алуын, дәүләт премияләрен алып бетерү сәбәпле, зур премияләргә дәгъва итмәячәген һәм башка сәбәпләрне атаган иде.
  • Аңа каршы чыгучылар исә, Язучылар берлегенең хакимияттән ерак торучы, демократик, бәйсез оешма булырга тиешлеге турында сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG