Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылтай кичектерелә: язучылар низамнамәне үзгәртүгә каршы


2021 елда узган корылтай
2021 елда узган корылтай

Татарстан Язучылар берлеге чираттан тыш корылтайга әзерләнә. Анда низамнамәгә үзгәреш кертү мәсьәләсе каралачак. Язучыларның күпчелеге моңа каршы чыкты. 8 апрельгә билгеләнгән корылтайны, техник сәбәпләргә сылтап, билгесез вакытка кичектерделәр.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының электрон почтасына чираттан тыш корылтай узачагы турында белдерү белән хат таратылган иде. Хатта, XX корылтай 8 апрель 10 сәгатьтә Тукай клубында узачак, анда Татарстан Язучылар берлеге низамнамәсенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралачак һәм әдәби елга йомгак ясалачак, диелгән. Үзгәрешләр кертелгән яңа низамнамә өлгесе дә язучыларга таратылган, аның белән танышып килергә кушылган.

Корылтай көне якынлашкан саен, язучылар арасында бу яңалыкка кискен рәвештә дәгъва белдерүчеләр артты. Нәтиҗәдә, 1 апрельдә, корылтайның "техник сәбәпләр аркасында кичектерелүе" хәбәр ителде.

Язучылар берлегенең 4 елга бер узучы корылтае бер ел элек кенә, март башында, Тинчурин театры бинасында зурлап узган иде. Ул чакта, тавыш-гауга аша булса да, берлеккә яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Зәйдулланы яклаучылар аның Дәүләт шурасы депутаты булуын, хакимият белән элемтәләрне урнаштыра алуын, дәүләт премияләрен алып бетерү сәбәпле, зур премияләргә дәгъва итмәячәген һәм башка сәбәпләрне атаган иде. Аңа каршы чыгучылар исә, Язучылар берлегенең хакимияттән ерак торучы, демократик, бәйсез оешма булырга тиешлеге турында сөйләде. Азатлык шул XIX корылтай һәм андагы сайлаулар хакында, ул демократик сайлауны хәтерләтте, дип язып чыкты.

Әлегә кичектерелгән чираттан тыш корылтайда низамнамәгә кертеләчәк төп үзгәреш шул сайлау тәртибен үзгәртүне күздә тота. Элек берлек әгъзалары рәисне гомум сайлауда һәркем тавыш бирү юлы белән сайлаган булса, низамнамәгә үзгәреш кертелгәч, аны идарә комиссиясе генә сайлаячак. Мәртәбәле язучыларның күбесе бүген үк бу үзгәрешкә каршы чыкты. Моннан тыш, алар низамнамәгә башка үзгәрешләр дә кертеләчәге, аларга да каршы булуы турында хәбәр итте.

"Язучылар берлегендә авторитар режим урнашырга мөмкин"

Язучы Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, рәисне сайлау тәртибен үзгәртү берлектә авторитар режим урнаштыруга, элеккеге демократиянең бөтенләй юкка чыгуына китерәчәк.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Низамнамәгә үзгәрешләрне карап чыктым. "Берлекнең оештыру структуралары һәм идарә органнары" дигән бүлектә, "4.7. Идарә рәисе идарә әгъзалары арасыннан яшерен тавыш белән идарә утырышында 4 елга сайланып куела һәм аның рәислек итү вакыты рәттән ике мәртәбәдән артмаска тиеш", дип язылган. Бу Язучылар берлеге рәисе Корылтайда түгел, идарәдә сайлана, дигәнне аңлатамы? Әгәр шулай булса, бу дөрес түгел. Корылтайда Язучылар берлегенең рәисен сайлау – ул демократик юл иде. Моңа кадәр шулай булды. Һәр язучы залдан үз намзәтен күрсәтә алды. Хәзер бу эш корылтай кулыннан алынып, идарәгә тапшырыла икән, рәисне 350 язучы түгел, 21 кеше сайлап куячак. Әле язучыларда азмы-күпме ирек билгеләре бар иде, инде анысы да бетә икән. Авторитар режим менә шулай урнаша инде ул. Хәер, хакимияттә ул күптән шулай инде, менә хәзер язучылар арасына да үтеп керде, ди Бәйрәмова.

"Ни өчен язучылар рәисен политбюро сайларга тиеш?"

Язучы Рөстәм Зарипов, бу корылтайга килә алмавы сәбәпле, үз фикерен чагылдырган аерым мәкалә әзерләве турында әйтте. "Низамнамә арыганмы, әллә кемдер бугазына кылчык булып кадалганмы?" дигән мәкаләсендә ул низамнамәгә кертеләчәк үзгәрешләрне хупламавы турында язган.

Рәисне гомуми сайлау бетә икән, корылтайлар формаль җыелыш булып калачак

— Яңа низамнамәне яхшылап өйрәндем, чагыштырдым. Рәисне гомуми рәвештә сайлау бетә икән, корылтайлар бер формаль җыелыш кына булып калачак. 21 кешедән торган идарә комиссиясенең үзен сайлавы, билгеләп куюы аркасында, рәис телиме-теләмиме аларга тугрылык күрсәтергә мәҗбүр була. Ни өчен соң рәисне "халык" түгел, ә "политбюро" сайларга тиеш? Премияләр, титуллар, исем-дәрәҗәләр читкә чыгып китмәсен өченме? Минемчә, андый проблем бүген дә юк. Узган сайлаулар турында укыдым, ул ботак-чатаклы булган. Җиңелгән намзәт тә үзенең җиңелүен кабул итә алмаган бугай. Бәлки, аның тарафдарлары әлегә кадәр Ркаил Зәйдулланың ул вазифаны биләве канунлы түгел дип саныйдыр. Бәлки, аны канунлы итеп бетерү өчен, яңа идарәгә низамнамәне үзгәртү кирәк булгандыр, - диде Рөстәм Зарипов Азатлыкка.

Ул язган мәкаләдә низамнамәдәге тагын берничә үзгәрешкә игътибар итәргә кирәклеге турында әйтелә.

"Яңа низамнамә өлгесендә әйтелгәнчә, хәзер берлектә исәпләнүче һәркем (ә аларның күпчелеге пенсионерлар) ай саен берлеккә кертемнәр түләргә тиеш була. Яхшы матди хәлле депутатлар, элекке депутатлар, ай саен 10 мең сум алып баручы халык язучылары, төрле бәйгеләрдә катнашып 500 мең сум премия алучы тар даирә вәкилләре генә түгел, ә һәркем түлисе. Мин бу эшнең төп максатын аңлый алмадым, мөгаен, бу язучыларны җирләү чыгымнарын экономияләү өчен, аз пенсияле өлкән буын вәкилләреннән котылу өчен эшләнгәндер.

Яңа низамнамәгә Язучылар берлегенең максат, бурычларына каршы эш алып барган, аның эшчәнлегенә тап төшергән, кертемнәрне түләмәгән, аңа матди яки рухи зыян китергән кешеләрне аннан чыгарып җибәрү турында да маддә бар. Бәлки, яңа проект авторлары язучыларның эш урынында исереклек, гауга, мәхәббәт маҗараларын чикләргә теләгәндер? Әллә төрле премия һәм титулларга гаделсез тәкъдим ителүне кисәтергә телиләрме? Ә, бәлки, язучының сүз иреген, иҗат иреген чикләмәкче булалардыр?" дип яза Зарипов.

"Элекке тәртипләргә кайту – артка чигенү"

Ике корылтай рәттән Язучылар берлеге рәисе булып сайланган язучы Фоат Галимуллин да бу үзгәрешләргә тулаем каршы булуын әйтә. Ул да бу гамәлләрне демократиядән тайпылу, кирегә чигенү дип атый.

Фоат Галимуллин
Фоат Галимуллин

— 1934 елда Язучылар берлеге оешканнан алып, 1999 елга кадәр берлек рәисе идарә тарафыннан гына сайлана да иде. Анда алдан ук хәл ителгән була кемне рәис итеп сайлыйсы, ул вакытта партия органнары бит, аңлыйсыздыр. Корылтай башта идарәне сайлый. Партия кушкан кешене идарә составына кертәләр дә, соңыннан идарә аны үзе рәис итеп сайлап бетерә. Ләкин 1999 елда узган корылтайда зур үзгәртеп корулар булды, ул сайлау чын демократия шартларында узды. 1999 елда Язучылар берлеге рәислегенә үзем шул шартларда сайландым. Сайлауларның нәкъ менә шулай узуын язучылар дәррәү хуплады. Бу бик дөрес кертеп җибәрелгән зур яңалык иде. Без җитәкчебезне шушы оешмада торган һәр кеше катнашында сайларга тиешбез. Бу чын мәгънәсендә демократия чагылышы. Шуннан бирле 6 корылтай узды. Элекке тәртипләргә кире кайтуны мин чигенү дип исәплим. Бу демократия таләпләреннән күпмедер читкә тайпылу дип кабул итәм, әлеге яңалыкны хуплый алмыйм, - диде Фоат Галимуллин.

Ул низамнамәдә айлык кертемнәр мәсьәләсен дә, Язучылар берлеге әһелләрен аннан чыгарып җибәрү турындагы маддәләрнең булуы да кирәк түгел дип исәпли.

Элекке тәртипләргә кире кайтуны мин чигенү дип исәплим

— Элеккеге низамнамәдә Язучылар берлегеннән кемнедер чыгару турындагы маддә юк иде. Тик андый хәлләр сирәк кенә булгалады, низамнамәдә андый маддә булмау комачау итмәде. Бу артык чикләүләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа аны махсус кертүнең кирәге юк. Язучылар берлегенә ошамаган гамәлләр ул сәясәткә туры килмәгән әсәр язу буламы, әллә җитәкчелеккә сүз әйтүме – моны ничек бәяләргә мөмкин?! - диде Галимуллин.

"Бу – Татарстан Язучылар берлегенең иң хурлыклы сәхифәсе"

Язучы, журналист Искәндәр Сираҗи бу корылтайны Язучылар берлеге тарихындагы иң хурлыклы сәхифәсе дип атады. Ул берлек рәисен сайлау тәртибе үзгәрү белән дә, кертемнәр түләү өлеше белән дә килешми.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

— Низамнамәгә үзгәрешләр кертү бөек юлбашчыбыз башына килгәндерме, өстән төшкәндерме, аңлап бетермәдем. Миңа әлегә бу әйберләрнең кирәклеген дәлилләп аңлатучы булмады, шуңа корылтайда әйтәчәк ахыргы фикерем шушы дип әйтә алмыйм. Берлек рәисен сайлау тәртибен үзгәртүдән нинди файда соң? Икътисади яктан аның бернинди файдасы юк. Корылтай барыбер җыелырга тиеш булачак. Ул җыела икән, ни өчен анда рәисне генә сайламаска? Берлекнең бар әһеле белән эшләү рәисне башка язучыларның да барлыгын истә тотарга мәҗбүр итә торган әйбер.

Берлек идарәсе бүген болай да үз эчендә бүләк бүлешеп утыра торган бер күчкә әйләнде

Берлек идарәсе бүген болай да үз эчендә бүләк бүлешеп утыра торган бер күчкә әйләнде. Хәзер сайлауларны да идарә генә башкара торган булса, анда башка язучыларга бөтенләй көн калмаячак. Рәис идарә составындагы кешеләр өчен генә эшли башлаячак. Шуңа сайлау тәртибен үзгәртү, язучылар өчен түгел, бары тик язучылар берлеге рәисе өчен генә файдалы булачак.

Ай саен кертем акчасы җыярга җыенулары белән дә килешмим. Татарстан Язучылар берлеге – ул дәүләт тарафыннан иң яхшы тәэмин ителүче берлекләрнең берсе. Шуңа күрә акча җыюлар – артык эш, икенчедән, киләчәктә, "кертемнәрегез бар бит, шулар хисабына яшәгез", дигән әйбергә кайтып калырга мөмкин. Язучылар берлегенә кеше җыю процедурасы да җиңеләячәк дигән сүз, чөнки ул кертем акчасы түли, димәк акча китерә. Безнең кадеребез юк, элек фәлән кадәр гонорар иде, хөрмәт иде, дип утыручы язучыларыбыз бар. Урамнан кергән теләсә кемне җыеп утыра башлагач, бүгенге кадер дә калмаска мөмкин. Фильтр барыбер булырга тиеш. Акчасы зур түгелдер инде аның, күп булса, елына 1-2 мең сумдыр. Әмма бу эш тормышка ашса, аның файдасы булмаса да, зыяны күп булачак. Яхшы язучының кадере бетәчәк, акча түләүченеке артачак, - диде Сираҗи.

Шулай да, бер үзгәрешне хуплаячагын әйтте, ул кворумны кыскартырга кирәк дигән фикердә.

— Низамнамәгә дигән үзгәрешләрнең бер файдалы ягы бар анда: кворумны 50%+1 кешегә калдыру диелгән. Элек берлекнең 75% өлеше катнашырга тиеш иде. Монысы файдалы, чөнки язучыларыбызның күбесе өлкән яшьтә, Казанга килеп йөри алмаучылар да бар, аларны җыеп бетерү авыррак, - ди Искәндәр Сираҗи.

"Рәисне кем сайлавы – вак мәсьәлә"

Язучы Равил Рахмани әлегә кадәр низамнамәгә кертелгән үзгәрешләрне карап чыкмавы, әмма заманалар үзгәрү сәбәпле, әллә кайчан кабул ителгән низамнамәне да бүгенгә яраклаштырып үзгәртергә кирәк дип санавын әйтте.

Равил Рахмани
Равил Рахмани

— Язучылар берлеге рәисен сайлау буенча үзгәрешләр кертеләчәк икән дип ишетеп кенә беләм. Хәзер яңа заман килә, дөньялар үзгәрәчәк. Бу низамнамәне үзгәртү буенча зур үзгәрешләр кирәк иде. Элеккеге бер-ике пунктны гына үзгәртеп кенә түгел, ә нигездән үзгәртү кирәк, - диде Рахмани.

Кайсы урыннарын үзгәртергә кирәк, дигән сорауга ул тәгаен генә җавап бирә алмады.

Әгәр каяндыр өстән кушылган икән, аны бөтен корылтай сайласа да шул кеше булачак

— Низамнамәне алдымда тотып утырмагач, нәрсә үзгәртергә кирәклеген әйтә алмыйм. Мантыйк белән генә уйлап әйтәм. Язучылар берлеге ул 300-400 кеше – бу үзе бер җәмгыять, коллектив, берләшмә. Берләшкәнбез икән, максатыбызны, бурычарыбызны төгәл белергә тиешбез. Без – кемнәр? Җәмгыять алдында, татар милләте алдында нинди эш башкарырга тиешбез? Юлыбызны, кем икәнебезне ачыкларга һәм шуны аңлатырга иде. Акча эшләүме максат, рух үзгәртүме, миллилек үстерүме? Кыскасы, максатны һәр язучы алдына төгәл итеп куясы килә. Низамнамәнең беренче юлларында ук булырга тиеш ул. Ә хәзер карасаң, берни аңлашылмый. Мәсәлән, минем Гүзәл Яхина белән бер җәмгыятьтә торасым килми, моны хурлык саныйм. Ул үз юнәлешен үзенчә аңлый: татар милләтен пычратумы ул, акча эшләүме? Без гомер буе ач килеш татарны әз генә булса да яктырак күрсәтергә, аны дөнья каршында фикерлерәк итеп күрсәтүгә өйрәнгән, шуңа хезмәт итәбез. Табиблар Һиппократ анты бирә бит, без дә үз халкыбыз алдында шулай ант бирергә тиеш, - диде Рахмани.

Рәисне кем сайларга тиеш: идарәме, корылтаймы, дигән сорауны ул "вак мәсьәлә" дип атады.

— Мин бу сорауны бик вак мәсьәлә дип уйлыйм. Моңа карата фикерем юк. Тегеләй дә була ала, болай да була. Әгәр каяндыр өстән кушылган икән, аны бөтен корылтай сайласа да шул кеше булачак, идарә сайласа да – шул кеше. Аннан берни үзгәрмәячәк, бу тиеннәр белән эш итү булачак, аннан мөһимрәк сораулар бар, - диде Равил Рахмани.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG