Accessibility links

Кайнар хәбәр

Март аенда Русия хәрби мәхкәмәләре хезмәт урынын калдырып китү өчен көненә уртача 34 хөкем карары чыгарган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Марттта мондый эшләр белән бәйле барлыгы 700гә якын хөкем карары чыккан.

Бу елның мартында Русия хәрби мәхкәмәләре хәрби бүлекләрне калдырып китү турындагы җинаять эшләренә чыгарылган хөкем карарлары саны иң зур күрсәткечкә җиткән, дип яза "Медиазона".

Басма гарнизон һәм бүлге хәрби мәхкәмәләрендәге белешмәләрне җыйган. Мартта хәрби бүлекне калдырып китү турындагы эшләр белән бәйле 684 хөкем карары чыккан. Шулай итеп, мартта хәрби мәхкәмәләр бу маддә нигезендә һәр эш көнендә якынча 34әр хөкем карары чыгарган була.

2024 ел башыннан бирле хәрби мәхкәмәләргә хәрби хезмәттән качып китү турында якынча 2,3 мең эш кергән, ә мобилизация башланганнан бирле - 7,4 меңгә якын.

Аларның күбесе Мәскәү, Свердлау, Оренбур өлкәләреннән. Медиазона искәртүенчә, мәхкәмәләр мондый очракларда хөкем ителүче хәрби хезмәткә кире кайта алсын өчен ешрак шартлы хөкем карарлары чыгара.

Басма язуынча, хәрби бүлекне калдырып китү маддәсе белән бәйле җинаять эшләре Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң арта башланган.

  • 2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Шуннан соң Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG