Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге "әләкләү гадәтен" өйрәнергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванков фикеренчә, хәзерге вакытта кайбер шәхесләр башка кешеләр өстеннән әләк язып популярлык казана. "Абсурд очраклар да ешайды, кешеләрне дөрес төстә кием кимәгән өчен дә әләклиләр. Һәр ел саен мондый очраклар арта гына", дигән ул.

Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге әләкләрне өйрәтергә тәкъдим итәләр. Русия думасында яшьләргә әләкләүнең зыяны турында аңлату кирәк, бу җәмгыятьтә курку һәм шикләнүләр таралуга каршы көрәшергә булышачак дип саныйлар. Бу хакта ТАСС яза.

Дума рәисе урынбасары Владислав Даванков Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка хат юллаган. Ул узган гасырның 30нчы елларын искә ала, "әләкләүләр гадәте" белән бәйле актуаль проблемнар турында сөйли.

Аның фикеренчә, тарих дәресе курсларына киңкүләм әләкләрнең ил тормышы тарихында нинди проблемнарга китерүе турында бүлекләр өстәргә кирәк.

"Егерменче гасырның утызынчы елларында киңкүләм әләкләр сәяси контроль системының һәм Совет берлегенең репрессив сәясәтенең бер өлеше булган һәм җәмгыятьтә курку, шикләнүләр тараткан. Тарихчылар бәяләмәсенә күрә, бу чорда кешеләр үз фикерләрен әйтергә яки канәгатьсезлек белдерергә курка башлаган, чөнки үзләре өстеннән әләк язарлар дип сагайган", дип яза ул.

Депутат ул чорда кешеләр бер-берсен сатлыкҗанлыкта шикләнә башлаган, бу аларның гаиләләрендә, дуслары һәм хезмәттәшләре арасында мөнәсәбәтләрне какшаткан дип искәртә.

"Әләкләрнең күбесе ялган булган һәм алар шәхси, нәфесле максатлар белән язылган. Бу гаделсез тоткарлауларга, гаепсез кешеләрне эзәрлекләүгә китергән", дип яза ул.

Даванков фикеренчә хәзерге вакытта кайбер шәхесләр башка кешеләр өстеннән әләк язып популярлык казана. "Абсурд очраклар да ешайды, кешеләрне дөрес төстә кием кимәгән өчен дә әләклиләр. Һәр ел саен мондый очраклар арта гына", дигән ул.

  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Күптән түгел Азатлык Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәрнең сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнүен язды. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен Фазыл Вәлиәхмәтов өстеннән әләк язылган, шуның нигезендә административ эш ачылган. Аңа 30 мең сум штраф салдылар.
  • Башкортстанда да әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG