Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы күзләү башлыгы студентларга дөнья тарихын укытмаска тәкъдим итте


Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин

Аның әйтүенчә,  тарих фәне белән шөгыльләнми торган белгечлекләргә башка илләрнең тарихын укыту - аларга өстәмә йөкләмә генә булып тора.

Русиянең югары уку йортларында гомуми дөнья тарихын укытудан туктарга һәм бар игътибарны ватан тарихын укытуга бирергә кирәк, дип белдергән Русия тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе, Русия тарихи җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин.

Аның әйтүенчә, тарих фәне белән шөгыльләнми торган белгечлекләргә башка илләрнең тарихын укыту - аларга өстәмә йөкләмә генә булып тора. "Гомуми тарих материаллары гел үзләштерелми, яки үзләштерелсә дә - начар үзләштерелә", дип саный ул. Бу тәкъдимен Нарышкин Русия мәгариф министрлыгы каршындагы тарихи белем бирүне үстерү белгечләр шурасы утырышында әйткән.

Шулай ук ул башка илләрнең тарихларын сәясәт белгечләренә, төбәкләр белгечләренә һәм халыкара юристларга гына укытырга кирәк дип тә искәрткән.

  • Узган ел Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзәев ("Бердәм Русия") мәктәп програмыннан инглиз телен мәҗбүри укытуны алып ташларга вакыт, дип белдергән иде. Аның фикеренчә, инглиз теле "әнә шулай програмга мәҗбүри керткән өчен генә" халыкара телгә әйләнгән.
  • Шулай ук Яңа уку елында Русиядә мәктәп укучылары әдәбиятны яңартылган програм нигезендә укый башлаячак.
  • Русия мәгариф министрлыгы фәрманында бу "геосәяси вазгыять үзгәрү сәбәпле" дип аңлатыла. Өлкән сыйныфларда уку мәҗбүри булган әсәрләр исемлегеннән репрессияләр турындагы китаплар юкка чыккан. Мәсәлән, 10 һәм 11 сыйныфлар Варлам Шаламовның "Колым хикәяләрен", Георгий Владимовның "Тугры Руслан" әсәрләрен, Оруэлл белән Хакслиның антиутопия романнарын укымаячак.
  • Аның каравы митрополит Тихон Шевкуновның (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) "Империянең үлеме. Русия сабагы" әсәрен өйрәнү киңәш ителгән.
  • Моңарчы Русиядә прокуратура милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG