Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә фәкыйрьләр өчен арзан аракы чыгара башларга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Фәкыйрьләр өчен дип 100 сумлык "социаль аракы" ясагыз. Шул чакта рөхсәтсез хәмер сату проблемы хәл ителер", дигән "ЦИФРРА" федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз.

Русиядә рөхсәтсез сатыла торган хәмер белән көрәшү өчен очсыз аракы җитештерә башларга тәкъдим итәләр. Бу фикерне News.ru-га"ЦИФРРА" федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз әйткән.

Дробиз сүзләренчә, кибетләрдә югары грауслы хәмерләрнең бер шешәсе кимендә 300 сум тора, ә соры базарда - 100 сум.

"Фәкыйрьләр өчен дип 100 сумлык "социаль аракы" ясагыз, күпләр ала алырдай аракы дисезме - ничек теләсәгез шулай атагыз. Шул чакта рөхсәтсез хәмер сату проблемы хәл ителер", дигән ул.

FinExpertiza мәгълүматларына күрә, 2023 елда Русиядә көчле спиртлы эчемлекләрне сату соңгы җиде елда иң югары күрсәткечләргә җиткән: җан башына 7,2 литрга кадәр сатылган. Шул ук вакытта иң популяр исерткеч эчемлек - нәкъ менә аракы диелә.

  • Шул ук вакытта Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. 2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган.
  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.
  • Эчкечелек Татарстанда да артуга таба бара. 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк
  • Уртача алганда, Татарстанда яшәүче бер кеше 2022 елда 15 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG