Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 28 мең кеше эчкече дип табылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел Башкортстанда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.

4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кеше эчкечеклектән интегә. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Пруфы" яза.

Узган ел Башкортстанда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.

Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп – 5454 кеше. Икенче урында – Стәрлетамак (4233 кеше), өченчедә – Бәләбәй (817 кеше), Дүртенчедә – Туймазы (769 кеше) бишенче урында – Октябрьски (705 кеше).

Эчкечеләр аз теркәлгән шәһәр-районнар исемлегенең беренче бишлегендә Баймак (163), Ярмәкәй районы (107), Салават районы (98), Учалы (99), Балакатай һәм Краснокама районнары (97шәр кеше) бар.

2022 елның гыйнварыннан июленә кадәр Башкортстанда хәмердән агуланып 83 кеше үлгән иде. Иң күбе Уфада үлгәннәр – мондый 23 очрак теркәлгән.

  • Эчкечелек Татарстанда да артуга таба бара. 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк
  • Уртача алганда, Татарстанда яшәүче бер кеше 2022 елда 15 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми.
  • Шул ук вакытта 2022 елда соңгы биш ел эчендә иң күп күләмдә хәмер сатылуы да искәртелә. Элегрәк республикада аның күләме кимүгә таба бара иде. Әйтик, 2021 елда хәмер сату күләме – бер процентка, ә аракы сату – дүрт процентка кимегән иде. 2020 елда исә – ике процентка.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG