26 август иртәсендә украин дроннарын бәреп төшергән вакытта, бер дрон Сарытаудагы күп катлы биек йортка килеп бәрелгән. Бер хатын-кыз авыр яраланган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Калганнарга урында ярдәм күрсәтелә, дип җиткерде Сарытау губернаторы Роман Бусаргин. Фаразларга күрә, украин дроннары Русиянең Сарытау өлкәсендәге Энгельс шәһәрендә урнашкан һава ныгытмасына очып килгән булган.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Новости" агентлыгы хәбәр итүенчә, Сарытауга булган дроннар һөҗүмендә дүрт кеше яраланган.
"Volga sky" торак комплексындагы 38 катлы йорт — шәһәрдәге иң биек өй булып тора. Аның биеклеге — 128 метр.
Тагын бер пилотсыз очкыч Энгельс шәһәрендәге күп катлы йортның түбәсенә төшкән, калдыклары ике дистәләп машинага зарар китергән.
Baza Telegram-каналы Энгельстагы йортка дрон һөҗүме ясалган видеоны чыгарды. Видеодан күренгәнчә, дрон башта йортка килеп бәрелә, аннан соң шартлау ишетелә. ТАСС мәгълүматынча, җәрәхәтләнүчеләр юк.
Сарытау белән Энгельс шәһәрләре Идел елгасының уң һәм сул як ярларында бер-берсенә каршы гына урнашкан. Энгельстагы хәрби һава аланы исә шәһәрдән якынча дүрт чакрымда. Дроннар һөҗүменнән соң Сарытау һава аланы эшен туктаткан.
Русия саклану министрлыгы исә бу төндә Украинаның очкыч төрендәге 20 дроны тотып алынды һәм бәреп төшерелде, дип җиткерде. Күбесен — барлыгы тугыз пилотсыз очкычны Сарытау өлкәсендә бәреп төшергәннәр. Өчесен - Курски күгендә, икешәрне — Белгород, Брянски һәм Тула өлкәләрендә, берешәрне — Орлов һәм Рязань өлкәләрендә.
- Энгельстагы хәрби һава аланына пилотсыз очкычлар берничә тапкыр һөҗүм итте. Анда Ту-95 һәм Ту-22 һөҗүм очкычлары урнашкан, алар Украинага һөҗүмдә кулланыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум