Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы бер елда Татарстанның дәүләт бурычы 10,8%ка кимегән, Башкортстанныкы — 14,6%ка арткан


2025 ел башында, узган елга караганда, Татарстанның дәүләт бурычы кимегән. Башкортстанның исә киресенчә бурычы арткан. Бу хакта республикаларның финанс министрлыгы сайтларында әйтелә.

Ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 112,1 млрд сум тәшкил итә, дип хәбәр итә финанс министрлыгы. Бу узган ел башыннан 13,6 млрд сумга, яки 10,8%ка азрак. Бер ел элек Татарстанның бурычы 125,7 млрд сум булган. Бүгенгә республиканың төп буычы, ягъни 90,4 млрд сумы бюджет кредитларына туры килә.

Башкортстанда исә дәүләт бурычы 14,6%ка арткан, диелә республиканың финанс министрлыгы сайтында. Узган ел башында ул 58,7 млрд сум тәшкил итсә, быел — 67,3 млрдка җиткән. Бурычларның яртысыннан күбрәген — 35,1 млрд сумны бюджет кредитлары алып тора. Моннан тыш, Башкортстанның дәүләт кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычлар — 17 млрд сум һәм зур процентлары кредитларыннан — 7,5 млрд сум әҗәте бар. Татарстанның, Башкортстаннан аермалы, кыйммәтле кәгазьләр һәм гади кредитлар бурычы юк.

Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.

Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.

Былтыр Русия президенты Владимир Путин төбәкләрнең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Татарстанның бер елда 25 млрд сум күләмендә бюджет кредиты бурычы кимегән.

2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Башкортстанда дефицит — 4 млрд сум тәшкил итәчәк.

2025 елга исәпләнгән Башкортстан бюджетында дәүләт үзенә каралган чыгымнарны ике тапкырга арттырган. Шул ук вакыттта социаль, торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, массалы спорт кебек тармакларга акчаны киметкән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG