Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин төбәкләрнең бурычларын чигерә: Татарстан отамы, оттырамы?


Путинның быелгы юлламасы урамда куелган экраннарда да күрсәтелде
Путинның быелгы юлламасы урамда куелган экраннарда да күрсәтелде

Владимир Путин Русия төбәкләренең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Бер яктан, Татарстан кебек республикалар дәүләт бурычының зур өлешеннән котылырга мөмкин, икенче яктан, аларга кабат Мәскәүдән яңа кредитлар сорап йөрергә туры киләчәк. Азатлык Татарстан белән Башкортстанның күпме бурычы чигерелергә мөмкин булуын өйрәнде. Белгечләр Мәскәү төбәкләрне талавын дәвам итәчәк дип саный.

Русия президенты Владимир Путинның 29 февральдә еллык юллама белән ясаган чыгышында төбәкләргә кагылышлы төп фикере — бюджет кредиты бурычларын "гафу итү" булды.

"Русия төбәкләренең бурыч йөген киметергә кирәк. Бюджет кредитлары бурычларының өчтән ике өлешен исәптән чыгарыру мөһим дип саныйм", диде ул.

Путин фикеренчә, бу төбәкләргә 2025-2028 елларда ел саен 200 млрд сумны яңга калдырырга ярдәм итәчәк. Шулай да Мәскәү үз шартын куйды: кире кайтарылмый торган акчалар инвестиция һәм инфраструктура проектларына тотылырга тиеш булачак.

Моннан тыш, Русия президенты 3%лы инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Ул бюджет кредитларыннан аермалы, күпкә кыйммәтрәккә чыга. Мәсәлән, бүген Татарстан бюджет кредитларының бер өлешен бары 0,1% ставка белән түли.

Путин юлламасын тыңлаучылар
Путин юлламасын тыңлаучылар

Русия хөкүмәте инфраструктура кредитларын 2021 елда бирә башлады. Башта аның күләме 500 млрд сум булса, соңрак аны 1 триллионга арттырдылар. 2025 елдан инфраструктура кредитлары 250 млрд сумга артачак.

Бу кредитларны төбәкләр быел түли башлаячак. Путин аларны "сызып атмаячагын" әйтте. Шулай да төбәкләр аны Мәскәүгә түли башлагач, бу финанслар кире төбәкләргә кайтачак, диде ул. Мисал өчен, Татарстан башта федераль үзәктән инфраструктура кредиты соранып йөрергә, аннан аны түләргә, шуннан соң гына ул Мәскәүдән кире республикага әйләнеп кайтырга тиеш булачак.

Путин 2030 елга төбәкләр икътисади яктан күпкә яхшырак хәлдә булачак дип ышана.

Татарстан һәм Башкортстанның күпме бурычы чигерелергә мөмкин?

Русия финанс министрлыгы мәгълүматынча, сугыш башланганнан соң Русиядә төбәкләрнең дәүләт бурычлары 30% арткан. 2022 елның февралендә ул 2,44 трлн сум тәшкил иткән булса, хәзер ул 3,18 трлн сумга җиткән. Бүген дәүләт бурычы зурлыгы ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында дүртенче урында бара. Беренче урында — Мәскәү өлкәсе (283,3 млрд сум), икенчедә — Мәскәү шәһәре (196,7 млрд сум), өченчедә — Түбән Новгород өлкәсе (147,5 млрд сум).

Татарстан

Соңгы бер елда Татарстанның дәүләт бурычы 21% артты һәм 125,5 млрд сумга җитте. Татарстан финанс министрлыгы мәгълүматына караганда, бүген дәүләт бурычының 115,9 млрд сумын Русиянең бюджет кредитлары алып тора. Моңа Татарстанның Русия хөкүмәтеннән алынган инфраструктура кредитлары кергәнме, алар күпме өлеш алып торуы мәгълүм түгел. Әгәр дә 115,9 млрд сумның өчтән ике өлеше чигерелсә, бу очракта республиканың дәүләт бурычы 77 млрд сумга кимүе ихтимал.

Татарстан 2013 елда узган Универсиада алдыннан федераль үзәктән 228 млрд сум күләмендә бюджет кредиты алды. Шуларның 63,5 млрд сумы Русия бюджетыннан бурыч буларак бирелде. 2012 елда һәм 2015 елда Татарстан Мәскәү белән кредитны кичектереп һәм 0,1% итеп түләү турында килеште. 2020 елда кредитлар структурасы кабат үзгәртелде. Татарстан Мәскәүгә бурычын 2034 елда каплап бетерергә тиеш иде.

Башкортстан

Хәзер Башкортстанның дәүләт бурычы 66,3 млрд сум тәшкил итә. Бер ел эчендә ул 72,6% артты. Башкортстан дәүләт бурычының 39,9 млрд сумын бюджет кредитлары алып тора, дәүләт кыйммәтле кәгазьләре — 19 млрд сум, дәүләт гарантияләре 7,3 млрд сум тәшкил итә.

Башкортстанның кредит бурычларының өчтән ике өлеше чигерелсә, дәүләт бурычы 26,7 млрд сумга кимүе ихтимал дигән сүз.

Шулай да соңгы елларда Татарстан да, Башкортстан да кредитлар алып яшәргә мәҗбүр булды, чөнки шунсыз ике республика да зур проектларны тормышка ашыра алмый. Башкортстанга бу финанслар бюджет чыгымнарын каплар өчен дә кирәк.

2023 елда Татарстан илкүләм проектларны алдан финанслау өчен 15 млрд сум күләмендә бюджет кредиты алды. Моннан тыш, Татарстан хөкүмәтенә 3% ставкалы 10,4 млрд сумлык махсус федераль казначылык кредиты да бирелде. Әмма бу гына җитмәде, Казанның кредитларга салынган Вознесение трактын төзеп бетерүгә тагын 13 млрд сум кирәклеге әйтелде.

"Төбәкләрне талау дәвам итәчәк"

Сәясәт белгече Руслан Айсин моннан төбәкләр файда күрмәячәк дип саный.

— Бу, беренче чиратта, сайлау алды кампаниясе, — диде ул. — Зур акчалар бирәбез диюләре дә шул максаттан эшләнә. Кредитлар — ул дәүләт акчасы. Федераль үзәк төбәкләрдән күп кенә акча чыганакларын тартып алды һәм аларны өлешләп кредит аша бирә.

Федерализм булмаганда төбәкләр яхшы яши алмый. Шуңа күрә күп кенә төбәкләр бурычка чумды. Бу әҗәтне бетерү өчен "яңа алым" уйлап таптылар, әмма инфраструктура проектлары өчен яңа кредитлар алырга мәҗбүр итәләр. Бу нинди проектлар? Аларны беркем белми. Төбәкләргә әлеге проектларны Мәскәү тәкъдим итә. Әйтик, чүп яндыру заводы төзеттерергә мөмкин. Бу төбәккә зыян китерсә дә, аны инфраструктура проекты дип атаячак. Мәсәлән, хәрби полигон төзеттерүләре ихтимал. Ул төбәккә бернинди файда китерми, киресенчә, аның абруен төшерә.

Ун ел чамасы элек Тывада Путин белән Шойгу (Сергей Шойгу — Русия саклану министры) яңа тимер юл төзибез дип 50 метрлы тимер юл куеп ачылыш оештырды. Акча бүленеп бирелде, ләкин берни эшләнмәде. Моңа кадәр Путин игълан иткән зур инфраструктура проектлары тормышка ашмады. Әйтик, Казан-Мәскәү тиз йөрешле поезд өчен тимер юл салынмады.

Инфраструктура кредитларын түләтеп, аны кире төбәкләргә төшерүне махсус эшлиләр. Иманым камил, төбәкләр бу акчаларны түләп бетерә алмаячак, чөнки төбәкләрнең акчасы юк. Аларның күбесе — бөлгенлектә. Хәтта Башкортстан да бөлгенлеккә төшүгә таба бара. Русиядә төбәкләргә дотация бирү нәрсәне аңлата? Әгәр дә Мәскәү сиңа акча бүлеп бирә икән, аның 40-50% ришвәт рәвешендә "зур абзыйларга" кайтарырга тиешсең. Димәк, син калган ярты суммага проектны башкара алмыйсың дигән сүз. Кәгазьдәге матур сүзләр белән проект тәмамлана. Бу махсус шуның өчен эшләнә.

Бу вәгъдәләр төбәкләрне кайгыртабыз дигән рәвеш ясап, бераз селкетеп алу өчен эшләнә. Чынлыкта, төбәкләрне талау дәвам итәчәк.

"Татарстан керемнәрнең зур өлешен федераль бюджетка юллый"

Татарстан рәсмиләре әлегә бу турыда аңлатма бирмәде, республиканың моннан күпме акча казаначагы турында белдерүләр ясамады.

Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов "Бизнес Онлайн"га Татарстан белән Мәскәү арасында гадел салым бүленеше булырга тиеш дип сөйләгән.

"Президент прогрессив төбәкләргә ярдәм итү турында әйтте. Татарстан исеме аталмаса да, республика өчен гадел салым булу мөһим. Татарстан керемнәренең зур өлешен федераль бюджетка юллый, бу өстәмә инвестицияләр таләп итә. Мин актив һәм нәтиҗәлерәк эшләүче төбәкләр күбрәк керем алса гаделрәк була дип саныйм", диде ул.

Бу уңайдан, Путин салым системына тукталды. Аныңча, салымнар гомумдәүләт бурычларын (федераль үзәк) хәл итәр өчен җыелырга тиеш. Моннан тыш, ул салымнар төбәкләрдәге програмнарны тормышка ашыру, төбәкләрнең социаль-икътисади "тигезсезлеген киметү" өчен кирәк диде. Шул ук вакытта Путин Мәскәү белән төбәкләр арасындагы салымнар бүленешенә үзгәрешләр кертү юлларын күрсәтмәде.

  • Татарстан үз керемнәренең күпчелеген Мәскәүгә күчереп килә. 2024 елда республикада җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы федераль үзәккә юлланды. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк. Моннан тыш, Татарстан федераль кануннарга үзгәрешләр керү сәбәпле 43,6 млрд сум кеременнән мәхрүм калды. Сүз нефть салымнарының күбрәк Мәскәүгә китүенә бәйле.
  • 2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71% Мәскәүгә күчерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG