Русия президенты Владимир Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7198 кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
10 декабрьгә Татарстаннан — кимендә 3458 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3740 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы атнада Башкортстан исемлегенә — 71 исем, Татарстан исемлегенә 72 исем өстәлде.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Татарстаннан 19 яшьлек срочникны атып үтергәннәр. Якыннары фикеренчә, сугышка барудан баш тартканы өчен
Бу көннәрдә Приморье төбәгендә рекрут хезмәтендә коточкыч гадәттән тыш вакыйга турында билгеле булды. "Ильинский" полигонында Татарстаннан 19 яшьлек Артём Антоновның башына аткан булганнар, ул шунда ук үлгән. Якыннары һәм туганнары фикеренчә, лейтенант утны солдатларның чираттагы тапкыр контракт имзалаудан баш тартуыннан соң ачкан.
Бу хәл 21 октябрь көнне булса да, ул хакта шушы көннәрдә генә билгеле булды. Утны 394нче мотоукчы полк лейтенанты ачканы билгеле, аның исеме әйтелми. Туганнарга Артёмның үлеме турында ике көннән соң гына хәбәр иткәннәр.
Кулларыннан һәм муеныннан тимер чыбыркы белән сукканнар
— Бу минем кадерле Тёмочкам, аны Уссурийскида армиядә бөтенләй аңлашылмаган шартларда үтергәннәр. Аны мыскыллаганнар, сигезешәр көн рәттән нәүбәткә куйганнар, медицина ярдәме күрсәтмәгәннәр. Кулларыннан һәм муеныннан тимер чыбыркы белән сукканнар. Куркыныч һәм коточкыч, — дип сөйли аның якын туганы.
Туганнар сүзләренчә, хезмәт итүнең ике ае дәвамында Антонов һәм башка срочникларны сугышка китү өчен контракт имзаларга күндерергә теләгәннәр һәм моннан баш тартучыларга янаганнар.
— Уссурийскидан Курскига срочникларны эшелоннар белән җибәрәләр! Балаларыгыз исән булган чакта, аларның саклагыз, — ди Антонов туганы.
Артём дуслары сүзләренчә, 394 мотоукчы полк срочникларын контракт имзаларга үгетләү генә түгел, аларны Курски өлкәсендә җибәрергә әзерләгәннәр инде.
Артём үлеме турында тикшерү материалларыннан гына билгеле булды. Ул материалларны 19 яшьлек егетнең туганнары һәм дуслары җәмәгатьчелеккә җиткерде. Документта "лейтенант автоматны саклагычтан алып, аны кешеләргә таба төбәде, һәм, чакмага басып, ут ачты. Пуляларның берсе Антоновның башына эләкте" диелгән.
Аның җәсаден Приморьедан Татарстанның Югары Ослан авылына китергәч, туганнар маңгайда пуля эзен һәм бөтен тәнендә күгәргән урыннар күргәннәр.
Без Артёмны контракт имзалаудан баш тартканы өчен җәфалаганнар дип саныйбыз
— Аркасы тулысынча кара янган иде, — ди Антонов туганы, — аны атнадан артык кыйнаганнар, димәк! Без Артёмны контракт имзалаудан баш тартканы өчен җәфалаганнар дип саныйбыз. Аның дуслары язышуны күрсәттеләр, анда солдатларга ныклап басым ясыйлар. Без берни белмәдек, ул безнең кәефне төшермәскә тырышкан. Иң якын дуслары белән ябык төркемдә генә уртаклашкан. Артём үлгәннән соң бу төркемне билгесез кешеләр шунда ук бетергән. Дәлилләрне юк итәргә тырышканнар. Ләкин аның дуслары бу хәлләр турында бер-берсе белән язышкан, алар белгән, — ди ул.
Артём дуслары аның үлеме белән генә түгел, хакимият яклы пабликларның аның үлеме турында ничек язуына да шакката.
СВО армиядән чын концлагерь ясады
— Җирле төркемнәрдә некрологлар чыгаралар, янәсе Артём "гомерен Ватан өчен биргән". Сафсата! Ул ахырына кадәр контракттан баш тарткан! СВО (Украина сугышы – ред.) армиядән чын концлагерь ясады. Беркем өчен сер түгел, армиядән көчләп сугышка тарталар, — ди аның якын дусты Иван.
Ул Артёмны соңгы тапкыр армиягә озатканга кадәр күргән иде. Хәрби хезмәткә Артёмның елмаеп китүен хәтерли.
— Ул нык игелекле кеше иде, волейбол уйнады, мәктәптә егетләр такымында уйнады. Сәяхәт итәргә һәм матур күренешләрне фотога төшерергә яратты. Армиядән кайткач, тормыш итәргә, башкалар кебек яшәргә теләде. Сугышырга теләмәде, — дип сөйләде ул.
Срочникларны хәрби контракт төзергә үгетлиләр
Хакимиятнең һәм хәрби җитәкчелекнең срочникларны хәрби контракт төзергә үгетләве турында без инде язган идек. Мәҗбүри вакытлы хезмәт үтәргә дип китеп, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр мисаллары күп. Озак та үтми — бу яшь хәрбиләрнең үлеме турында хәбәрләр килә. Мондый очракларны тенденция дип атап булмаса да, андый хәбәрләр ешая бара.
Уссурийскидан Курскига срочникларны эшелоннар белән җибәрәләр!
"Призыв к совести" хокук яклау оешмасына килгән мөрәҗәгатьләргә караганда, "СВОга бару шарты булмаган контракт төзисең", "бер ел бушка хезмәт иткәнче, бер ел буена акча алачаксың", "сезне барыбер мобилизацияләчәкләр, хәзердән үк контракт төзеп калсагыз — яхшырак", "контракт — өч кенә айга", "хәзер мобилизация бара, син мотлак контракт төзергә тиеш", "контракт төземәсәгез, Курски яки Белгородка җибәрәчәкләр", "контракт төзесәң, шушы хәрби бүлектә калачаксың", "җитәкчеләргә хисап бирер өчен генә имзала, аннары кире аны бетереп була" дигән төрле хәйләләр кулланыла.
Чынлыкта барысы да ялган, контракт төзегән кешене сугыш барган урыннарга җибәрәләр дә, ә инде шуннан соң килешүне сугыш беткәнче өзеп булмый.
"Движения сознательных отказников" хәрәкәте юристы Артём Клыга сүзләренчә, ноябрь аенда хокук яклаучыларга срочникларга контракт имзаларга үгетләү очраклары турында күп хәбәрләр килгән.
Августтан бирле без төгәл әйтә алабыз: рекрут хезмәтеннән сугышка эләгү бик җиңел
— Вакытлы хезмәт хәзер — имин урын түгел. Ул бары тик бер ел дәвам итә, сугышка бәйле түгел дигән сөйләшүләр элек булган. Августтан бирле без төгәл әйтә алабыз: рекрут хезмәтеннән сугышка эләгү бик җиңел, — ди ул.
Юрист сүзләренчә, үгетләү башта йомшак кына башлана, иң элек солдатларга сугышка китү очрагында нинди ташламалар булачагы, нинди түләүләр киләчәген аңлаталар.
— Ләкин соңыннан бу гап-гади мәҗбүриләү белән тәмамлана. Кешегә ничек бар шулай әйтәләр, сине барыбер сугышка җибәрәчәкбез диләр, — ди ул.
- Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.
- Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
- Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
- Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 "срочнигы" хәбәрсез югалган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум