Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Донбасс ихтыярилары берлегенең 7нче Георгиев штурм бригадасы җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышта катнашучыларның хезмәт хакларын арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.
"Күрәсең саклану министрлыгында үзгәрешләр көтелә. Әлбәттә, икътисади үзгәрешләр, чөнки яңа министр - көчле икътисадчы. Беренче бурычларның берсе - "махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша) катнашучыларга түләнә торган акчаларны яңадан карый башлау кирәктер, дип уйлыйм", дип яза ул.
Аның әйтүенчә, сугыш башланганнан бирле ихтыяриларга, контрактчыларга һәм мобилизацияләнгәннәргә 200 мең сум түлиләр һәм бу акчалар бер тапкыр да арттырылмаган.
"Хәзер бу акчаны Мәскәүдәге курьерлар да бер авырлыксыз эшли ала. Яңа төбәкләргә (Украинадан басып алынган төбәкләргә - ред.) эшкә җибәрелгән белгечләр дә аена уртача 250 мең сум ала. Тик бу эшләр безнең сугышчылар башкара торганы белән чагыштырырлык та түгел, йөкләнеш һәм куркыныч ягыннан әйтеп тә тормыйм", дип белдергән ул.
Депутат бүген сугышчыларның хезмәт хакы кимендә 300 мең сумнан башланырга тиеш, бу акчалар гел артып торырга тиеш дип саный. Бу яңа ихтыяриларны җәлеп итергә булышачак ди.
Владимир Путин Сергей Шойгу урынына яңа саклану министры билгеләргә тәкъдим итте. Бу вазифага ул элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте. Белоусов гаскәрдә хезмәт итмәгән. Путин сүзчесе Дмитрий Песков икътисадчыны саклану министры итеп куюга фикер белдереп, сугыш кырында "инновацияләргә ныграк ачык булучылар җиңә", дип әйтте.
Русия саклану министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елның маена Украинага каршы сугышучылар аена 204-242 мең сум алган.
- Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка 2022 елда 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.
- Моңарчы депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
- Шулай ук Шәрәфиев Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Аның әйтүенчә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла. "Актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш", дип саный ул.
- Күптән түгел Шәрәфиев төнге клубка килгән егетләрне сугышка җибәрергә тәкъдим итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум