Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә алмакчы


Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мишустин Казан авиация заводында, 22 июнь, 2023 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мишустин Казан авиация заводында, 22 июнь, 2023 ел

Програм авторлары искәртүенчә, Татарстанда яшь эшчеләр җитми. Моңа беренчедән 1990 елларда туучылар саны кимүе йогынты ясый, ә икенчедән яшьләр хәзер эшләргә барасы урында ешрак "гомуми, урта һөнәри һәм югары белем алуны хуп күрә".

Татарстан хакимиятләре саклану комплексы оешмаларында эшкә яшьләрне һәм 14 яшьтән башлап үсмерләрне җәлеп итәргә ниятли. "Коммерсантъ" язуынча, республика хөкүмәте яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү турында яңа төбәк програмы әзерләгән.

Документ өлгесеннән күренгәнчә, 14-18 яшьлек үсмерләргә эшкә урнашуны җиңеләйтәчәкләр һәм укудан тыш буш вакытларында заводларда эшләргә рөхсәт итәчәкләр.

Програм авторлары искәртүенчә, Татарстанда яшь эшчеләр җитми. Моңа беренчедән 1990 елларда туучылар саны кимүе йогынты ясый, ә икенчедән яшьләр хәзер эшләргә барасы урында ешрак "гомуми, урта һөнәри һәм югары белем алуны хуп күрә".

Ә бу яңа тәкъдим тормышка ашырылса, 15-19 яшьлекләр арасында эшсезлек җиде процентка кадәр кимиячәк, дип искәртелә. Хәзерге вакытта аның күрсәткечләре нинди булуы документ өлгесендә әйтелми.

2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртте депутатлар.

Ә быел мартта Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерде.

"Бердәм Русия" депутаты һәм Татарстан һөнәри берләшмәләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, үсмерләрне куркыныч эшләрдә эшләтү эшчеләр җитмәве мәсьәләсен "берничек тә хәл итмәячәк".

Казан дәүләт медицина университеты вәкиле Маргарита Максимова "Без туучылар санын арттырырга телибезме? Без бу балаларның сәламәтлеген бозачакбыз һәм туучылар саны артмаячак. Гарип балалар саны артачагы турында әйтеп тә тормыйм", дип кисәткән иде.

Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үсмерләрне куркыныч эштә эшләтүне рөхсәт итү тәкъдимен КамАЗа, ЕлАЗ кебек оешмалар тәкъдим итә ди. Аның сүзләренчә, куркыныч эшләрдә эшләргә рөхсәт булмагач, көллият бетерүчеләр "Wildberries, "Яндекс", "Самокат"ка эшкә керә дә, аннан бетте...".

  • Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG