Былтыр Татарстанда татарча белем һәм тәрбия бирүче тугыз мәктәпне япканнар. 2022 елда республикада 610 татар мәктәбе булса, 2023 елда — 600, ә 2024 елда — 591 татар мәктәбе калган. Бу хакта узган елга йомгак ясау матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".
— Чынлап та, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләр саны кими. Бу мәктәпләрне ябуның яки эшчәнлекләрен туктатып торуның сәбәбе — мәктәп яшендәге балаларның кимүе яки булмавы. Бөтен ябылган мәктәпләр дә кечкенә авылларда эшли иде, соңгы елларда аларда 10нан да азрак бала укыды, кайбер җирләрдә 3-4 кенә бала, — дигән министр.
Шул ук вакытта шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә татар мәктәпләренең саны кимеми. Һадиуллин әйтүенчә, мәктәпләрнең саны авылларның хәлен дә күрсәтеп тора, шуңа күрә яшьләрне авыл җирлекләренә җәлеп итү эше алып барырга кирәк.
Узган елның августында Илсур Һадиуллин Татарстандагы мәктәпләрнең 43 проценты татар телендә белем бирә, дигән иде.
Татар телендә белем бирү Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Сарман, Теләче районнарында яхшы оештырылган дип санала.
Татар телендә белем бирүне начар оештырганнар арасына Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Лениногорски, Менделеевски, Питрәч районнары кергән.
— Мәгариф министрлыгы үзен милли мәктәпләр саны белән тынычландыра, — дип белдергән иде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. — Анда 15-30 бала укый. Безнең резерв бу түгел. Авылда эшләп йөрүнең мәгънәсе юк, анда яшьләр калмады. Яшь буын зур шәһәрләрдә һәм шәһәр яннарында яши. Ничек инде шулай эшләргә була? Бездә балаларның 90 проценты урысча белем һәм тәрбия ала, гәрчә республиканың ярты халкы — татарлар.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
- 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан бердәм БРИны 8 укучы тапшырды. Быел аларның саны 7 булды.
- 2022 елда Башкортстан Корылтае Русия Дәүләт думасына БДИны туган телләрдә тапшыру хокукын бирү һәм милли мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую бетерү турында федераль канун өлгесе әзерләгән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты.
- 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленде. Бу узган елдан 5 урынга азрак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум