Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучылар арасыннан дәүләт оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләрне әзерләүче "Батырлар — Татарстан каһарманнары" програмында катнашырга 873 кеше гариза тапшырган. Бу хакта "Татар-информ"га програм җитәкчеләреннән берсе Игорь Привалов әйткән.
Сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак.
"Теория аз булачак, аудиторияләрдә күп вакыт үткәрмәячәкбез", дигән Привалов.
Аның әйтүенчә, програмда катнашучылар төрле урыннарга күп йөриячәк, хезмәткәрләр белән ничек эшләүне, эшне оештыруны өйрәнәчәк.
Гаризаларны 18 февральдә кабул итә башлаганнар иде. Ул Путин кушуы белән башлатылган "Время героев" федераль програмының бер төре булып тора. Беренче чиратта "махсус хәрби операция ветераннарын" (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай дип йөртәләр — ред.) укыту күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта сугышта булучыларны демобилизацияләнгәннән соң гына укытачаклар, дип хәбәр ителде.
1 июльгә кадәр Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышта катнашучыларны укыту һәм дәүләт хезмәтенә эшкә урнаштыру програмы эшли башларга тиеш. "Сенеж"да түрәләр өчен уздырылган семинар вакытында Русия президенты хакимиятенең югары дәрәҗәле хезмәткәрләре төбәкләргә шундый күрсәтмә биргән иде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда мобилизация вакытында һәм контракт белән республикадан Украинадагы сугышка 38 169 кеше китте, дип белдерде. Азатлык Радиосының ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматына күрә, бүгенгә сугышта республикадан 4279 кеше һәлак булган. Русия хакимиятләре югалтулар турында хәбәр итми, шуңа чынлыкта югалтуларның саны шактыйга күбрәк булуы бар.
- "Время героев" програмы турында Русия президенты Владимир Путин федераль җыенга мөрәҗәгатендә, 2024 елның февралендә игълан иткән иде. Ул май аеннанн эшли башлады. Беренче агымда укыту өчен 21 мең гариза тапшырган кеше арасыннан 83 кеше сайлап алынды. Әмма ул чакта дәүләт оешмаларында вазифалар 18 кешегә генә бирелде. Декабрьдә Путин мондый проектларны төбәкләрдә дә башлатырга кирәк, диде. Шуннан соң дистәләгән төбәкләрнең башлыклары 2025 елда сугышта катнашучылар өчен үзләренең эшкә урнаштыру програмнарын башлатачакларын белдерде.
- Күптән түгел Кахов ГЭСын шартлатуда катнашкан дип фаразланган хәрбине Идел буе төбәге вәкиленең урынбасары итеп билгеләгәннәр иде.
- Былтыр апрельдә Украинадагы сугыштан кайткан түрә Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
- Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
- Мәсәлән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 июньдә үк муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.
- "Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән иде ул. Соңрак исә Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашкан 34 хәрбинең муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителүе билгеле булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум