Казанда үтерүләрдә һәм талау һөҗүмнәрендә катнашкан өчен 24 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, Украинада сугыш башлангач "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китеп иреккә чыккан Илдар Акбулатов хәзер ватанпәрвәрлеккә өйрәтә һәм хәйрия фондын җитәкли. Бу хакта "Говорит Немосква" җиткерә.
Быел февральдә Акбулатов Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Казандагы филиалы студентлары каршында чыгыш ясаган. Аны "Курид" кушаматлы хәрби дип таныштырганнар.
Моннан тыш быел гыйнварда Акбулатов "Народное ополчение" хәйрия фонды оештырган. Ул Украинага каршы сугышучыларга кирәкле җиһазлар белән ярдәм итә, солдатларның көнкүреш шартларын яхшыртырга булыша диелә.
2003 елдан башлап Казанда Дмитирий Сметанин бандасы әгъзалары төрле җинаятьләр кыла: ягулык салу станцияләренә, кибет кассирларына һәм еракка йөк ташучы машина йөртүчеләргә һөҗүм итә. Бу банда өч үтерү кылган, бер тапкыр үтерү өчен һөҗүм иткән, берничә тапкыр талау өчен һөҗүм иткән диелә.
Илдар Акбулатов исә банда җитәкчесенең ярдәмчесе булган. Бандитларны банданың бер әгъзасы - талау өчен җәза үтәгән Николай Гончаренко биргән күрсәтмәләрдән соң табып кулга алганнар.
Банда әгъзаларының тугызын хөкем иткәннәр, шуларның сигезе җинаятьчел төркем оештыруда һәм аның эшчәнлегендә катнашуда, үтерүләрдә, акча белән хәрәмләшүләрдә һәм кеше урлауда гаепле дип табылган. Утырышчылар (присяжныйлар) аларга карарны 2011 елның 14 июлендә чыгарган. Сметанин гомерлек төрмәгә утыртылган, Акбулатовка 24 ел биргәннәр.
Акбулатов иреккә 2023 елның гыйнварында чыккан дип фаразлана. Ул шул вакыттан бирле "Вконтакте"дагы сәхифәсен алып бара, дип яза басма.
- 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлады. Бу Русиянең мәгариф системына да нык йогынты ясады. Аерым алганда укучыларны хәрбиләргә киемнәр тегәргә, окоп шәмнәре ясарга, яшеренү ятьмәләре үрергә җәлеп итәләр, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында контракт белән хәрби хезмәткә бару рекламнары урнаштыралар. Өлкән сыйныф укучыларына "Башлангыч хәрби әзерлек" кертелде.
- Кайчандыр җинаятьләр кылганнары өчен хәтта озын мөддәтләргә утыртылган ирләр дә сугышта булып кайткач "ярлыкау" ала һәм мәктәпләргә, уку йортларына кунак итеп чакырыла. Алар балаларда янәсе ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Мәсәлән үсмерләрне үзләренә кул салырга этәргән өчен алты ел төрмәгә хөкем ителеп, соңрак Украинадагы сугышта катнашканга күрә вакытыннан алда азат ителгән Александр Глазов Мәскәү яны мәктәпләрендә ватанпәрвәрлек турында лекцияләр укый.
- 2022 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага каршы сугышкан хәрбиләрне мәктәп мөдирләре киңәшчеләре итеп тә куярга тәкъдим иткән иде. "Махсус хәрби операциядә" катнашкан һәм балалар белән эшләүдә тәҗрибәсе, моңа теләге булган егетләрне караштырыгыз. Алар акрынлап кайта башлаячак, хәрби тәҗрибә алган, чыныккан булачак. Алар болай да бик ныклы кешеләр һәм ватанпәрвәрлек белән ватанның ни булуын аңлыйлар, диде Хәбиров.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум