Кыргызстанда III Күчмә халыклар уеннары тәмамланды. 2-8 сентябрьдә узган күчмә халыклар спорт төрләре бәйгеләрендә 66 илдән, шул исәптән Русиянең 11 төбәгеннән 3 меңләп спортчы катнашты. Бәйгеләрдә катнашучыларның зур күпчелеге ирләр иде. Азатлык исә бу бәйрәмдә катнашкан гүзәл затларны сурәтләүче фотогалерея тәкъдим итә.
Күчмәннәрнең гүзәл затлары

1
Төркиядән килгән 18 яшьлек Җансет Генел атлы укчылар бәйгесендә беренче урын алды.

2
Кыргызстан кызы Аида Әхмәтова атлы укчылар ярышында үз чиратын көтә. Бу бәйгедә катнашучылар үз милли киемнәрендә чыгыш ясый. Алар 120 метр араны атта чабып узганда өч һәдәфкә җәядән ук атып тидерергә тиеш.

3
АКШның Техас штатыннан килгән Сюзанна Уинфилд бәйге алдыннан атын иркәли. Уинфилд Азатлыкка АКШ вәкилләре арасында американ милли киеме нинди булырга тиеш дигән аптыраш булганлыгын сөйләде. "Күп кенә кыргызлар безнең америка милли киемендә чыгыш ясавыбызны көткән булгандыр, әмма без аларга моның мөмкин түгеллеген аңлатырга тиеш булдык. Ковбойларга охшатып киенү иң дөресе булыр дигән фикергә килдек", диде ул.

4
Баскан килеш җәядән ук ату бәйгесендә Кыргызстан кызы Аяна Рөстәм (сулда) угы оча.

5
Милли киемдәге кызлар бәйрәм кунакларын икмәк белән каршылый.

6
Җайдак тамашасында чыгыш ясаучылар.

7
Кыргыз хатыннары III дөнья күчмә халыклар уеннарын карарга бара.

8
Тамашага баручылар атта тау елгасын кичә. Быелга бәйге "Бердәм көч! Бердәм рух!" дигән шигар белән уза.

9
Индонезиядән килгән В.Һидаяти төп сәхнәдә милли бию башкарганнан соң фотога төшә.

10
Кыргыз укчысы Аида Әхмәтова хөкемдар белән сөйләшә.

11
Монголиядәгн килгән Бан Батар атлы укчылар бәйгесендә үз чиратын көтә

12
Тамашадан үз тирмәләренә кайтып баручы әбиләр.