Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Иран Израилгә һөҗүм ясар алдыннан Русиядән һава һөҗүменә каршы системнар сораган


Русия һәм Иран байрагы. Иллюстратив фото
Русия һәм Иран байрагы. Иллюстратив фото

5 август кичендә Маҗарстан Израилне Иранның һөҗүм әзерләве турында кисәтте.

Иран Израилгә әзерләнгән һөҗүм алдыннан Русиядән һава һөҗүменә каршы системнар соратып алган. Бу хакта Иранның ике түрәсенә сылтама белән The New York Times яза.

Иранның бу мөрәҗәгате турында җирле медиа да хәбәр итте. NYT әңгәмәдәшләре мондый мөрәҗәгать булды дип раслаган һәм Русия Иранга заманча радарлар белән һава һөҗүменә каршы җиһазлар бирә башлады, дигән.

31 июльдә Тәһранда ХӘМӘС лидеры Исмаил Хания үтерелде. Шуннан содң Иран Израилгә "тиз һәм кырыс" җавап бирү белән яный башлады. Израил хакимиятләре исә Ханиянең үлеменә җаваплылык алмады.

1 августта Reuters Иран Израилгә каршы чаралар турында фикер алышу өчен беректәшләрен җыя, дип хәбәр итте.

5 август кичендә Маҗарстан Израилне Иранның һөҗүм әзерләве турында кисәтте.

Кичә Иранга Русия иминлек шурасы сәркатибе Сергей Шойгу килде һәм Иранның президенты Мәсүд Пезешкиан һәм Иран кораллы көчләре җитәкчесе Мөхәммәд Багери, шулай ук Иран дәүләт иминлеге югары шурасы сәркатибе белән очрашты.

Быел Иран Израилгә көчле ракет һөҗүме ясаган иде инде. Бу - Израил Сүриягә һөҗүм иткәннән соң үлгән иран хәрбиләре өчен җавап, дип белдерелде. Израилгә очыртылган барлык дроннар һәм ракетлар да диярлек бәреп төшерелде, тотып алынды. Үлүчеләр булмады.

  • Иран белән Русия пилотсыз очкычлар җитештерүдә хезмәттәшлек итә.
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.
  • "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG