Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Украинада "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең 20 меңнән артык сугышчысы һәлак булган


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожин һәм аның кул астындагылар Украинадагы сугышка кимендә 48 мең тоткынны җибәргән, аларның күбесе кырыс тәртипле колонияләрдән киткән кешеләр, ягъни авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр өчен төрмәгә утыртылганнар.

Украинадагы сугышта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланган 20 меңнән артык сугышчы һәлак булган. Аларның күбесе - колонияләрдән җибәрелгән тоткыннар. Бу хакта "Медиазона" белән ВВС-ның урыс хезмәте чыгарган тикшеренүдә әйтелә.

Басмалар һәлак булган яллы сугышчыларның туганнарына түләнгән акчалар турындагы документларны ала алган. Тикшеренү авторлары бу документларның чын булуын искәртә, аларда 2022 елның гыйнварыннан 2023 елның августына кадәр һәлак булган 20 меңнән артык сугышчының исеме китерелә.

Хәрбиләрнең туганнарына компенсация өчен генә дә 108 миллиард сум тотканнар. Моңа сугышчыларга түләнгән хезмәт хаклары белән компенсацияләр керми.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожин һәм аның кул астындагылар Украинадагы сугышка кимендә 48 мең тоткынны җибәргән, аларның күбесе кырыс тәртипле колонияләрдән киткән кешеләр, ягъни авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр өчен төрмәгә утыртылганнар. Бахмут янында гына да аларның 17 меңләбе үлгән. Сугышта катнашкан өчен бу тоткыннарга Владимир Путин ярлыкау бирде.

Тулаем алганда Бахмут янында "Вагнер"ның 20 меңгә якын хәрбие үлгән. Украинаның Донецки өлкәсендәге бу шәһәрне "вагнерчылар" ярты елдан артык штурмлады, ә аны алулары турында узган елның маенда игълан иттеләр. Бу "Вагнер"ның Украинадагы соңгы зур операциясе булды. Шуннан соң озак та үтмәде, "Вагнер" фетнә күтәрде, ә 2023 елның августында һава һәлакәтендә аңа нигез салган Евгений Пригожин үлде. Рәсми сәбәпләре әйтелмәде.

Журналистлар китергән саннар Пригожин үзе әйткән саннарга туры килә. Ул Бахмут янында 20 меңләп хәрбие үлүен әйткән иде. Тик ул чакта һәлак булган тоткыннарның саны шактый ким әйтелде, яртысы – тоткыннар диде.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең иң зур югалтулары 2023 елның гыйнварында булган, ул чакта көнгә 200дән артык кеше үлгән.

Тикшеренүдә тоткыннарны колонияләрдән ничек итеп сугышка җибәрүләре, аларга тизләтелгән рәвештә хәрби әзерлек үткәреп, ничек сугышка җибәрүләре дә җентекле язылган.

Тоткыннарның сугышка нинди колониядән җибәрелүен аларның шәхси жетоннары аша ачыклап була. Тикшеренүчеләр Калининградтан Магаданга кадәр барлыгы 341 колонияне ачыклаган.

Тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә Петербурдан җибәрә башлаганнар, һәм ул 2023 елның февралендә, Пригожин белән саклану министрлыгы җитәкчелеге арасында низаг куера башлагач тукталган.

Пригожин 50 меңләп тоткынны сугышка җибәрделәр дигән иде, документлардагы саннар да шул тирә. Аларның 20 меңләбе үлгән, 30 меңләбе исән калган һәм ярлыкау алган.

Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан бүгенге көнгә кимендә 4098 кешенең һәлак булганы расланган. Шулардан кимендә 372 кеше сугышка ялланып киткән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG