Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тинькофф" Русиядәге беренче федераль ислам банкингы эшләтә башламакчы 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның продуктлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәсми хуплау алган.

Быел "Тинькофф" Русиядәге беренче федераль ислам банкингы эшләтә башламакчы була. Аның бөтен продуктлары, шул исәптән банк картасы да шәригать кануннарын һәм ислам этикасын исәпкә алып әзерләнгән. Бу продуктлар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәсми хуплау алган, алардан Русиядә яшәүче бөтен мөселманнар да куллана алачак. Бу хакта банкның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Вечерняя Казань" яза.

"Тинькофф"тан ислам банкингының шундый проекты эшли башлаячагын "Русия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024" җыенында банк вәкиле Әсхәт Гыйниятов та әйткән.

Банкта әйтүләренчә, ислам банкингының төп максаты - мөштәриләрнең акчаларын аерым хисапларда тотачаклар, алар банкның башка акчалары белән бергә тормаячак. Кертелгән акчаларны шәригатькә каршы килердәй эшчәнлекне финанслау өчен тотмаячаклар.

Шундый беренче продукт - банк картасы. Ислам картасын кулланучылар аның белән хәрәм ризыклар һәм тауарлар, комарлы уеннар, хәмер өчен түли алмаячак. Шулай ук мондый картасы булган кешеләр Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм башка мөселман илләренә билгеле бер күләмдәге акчаларны комиссиясез күчерә алачак диелә.

Икенче яртыеллыкта ислам картасына заказ биреп булачак дип ышандыралар.

  • 2023 елның сентябрендә Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда ислам банкингын сынау башланды. Сынау вакыты 1 сеентябрьдә башланып ике ел дәвам итәчәк. Татарстанның Ак Барс банкын беренчеләрдән булып ислам банкингын сынап карауда катнашучылар исемлегенә керттеләр.
  • Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми. Бу максаттан рәсмиләр кыска вакытка исәпләнгән курслар һәм белем бирү програмнары оештырырга җыена. "Бүген Татарстанда Русия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшли. Казан федераль университетында ислам финансларыннан магистр програмнары бар, өстәмә белем бирү курслары оештырылган. Безгә бу эшне көчәйтергә кирәк", ди ул.
  • Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады. Моңа кадәр президент йөкләмәсендә сынауда Чечня белән Дагыстан гына катнашачак диелде, соңрак канун өлгесенә Татарстан белән Башкортстан да кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG