Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүл: "Бәлки Европа Берлегенең кирәге дә калмас"


Төркиянең Европа Берлегенә әгъза булуына каршы килгән Франция сәясәтчеләренә Төркия президенты Гүл Төркиянең асыл максатын ачыклады.


Төркия президенты Абдулла Гүлнең килүенә Эйфель манарасы төрек байрагының ике төсе - кызыл һәм ак белән бизәлде. Шулай да сәфәрнең эчтәлеге исә башка төстә дәвам итте. Мәгълүм булганча, Франция Төркиянең Берлеккә әгъзалык мәсьәләсендә гел киртә булып тора.

Монда илдәге көчле әрмән диаспорасының да зур тәэсире бар. Франция президенты Николя Саркозиның заманында Европа әгъзалыгына алмаш "Урта Диңгез берлегенә" кушылу тәкъдиме Төркиядә ачу уяткан иде.

Гүл ике ил арасындагы тарихи бәйләнекә басым ясап, сәүдә әйләнешен арттырырга чакырды. Төркиянең Берлеккә әгъзалыгы мәсьәләсенә карата исә ул, "барлык шартларны төгәл тәмамлаган, әгъзалыкка әзер Төркиянең соңыннан Норвегия кебек, мин үз юлымны дәвам итәргә телим. Берлекнең кирәге юк дип әйтергә мөмкин" дип өстәде.

Матч сәясәтенә дәвам

Әрмәнстан президенты Серж Саркисиянның 14 октябрьдә Төркиянең Бурса шәһәренә булачак сәфәре алдыннан, шәһәрдә зур иминлек чаралары күрелә башлады.


Әрмән президенты Бурса шәһәрендә Төркия белән Әрмәнстан арасында булачак матчны караячак. Президент Абдулла Гүл Бурса шәһәре башлыгына, Саркисиянны кунакчыл итеп каршылау өчен барлык чараларны күрергә кушты.

Иминлек чаралары кысаларында провокатор фанатларның стадионга керүенә юл куелмаячак, Азәрбайҗан байраклары кертелмәячәк, сәяси эчтәлекле шигарьләргә рөхсәт ителмиячәк.

"Яһүдләр дөрес эшли"

Төркиянең танылган Йолдыз техник университетында яңа уку елы башлану уңаеннан чыгыш ясаган Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган, яһүд эшкуарларының активлыгын мактады.

Яһүдләрнең сәүдә итүен үрнәк буларак китергән премьер, яһүд халкының "акчаны теләсә нәрсә уйлап казануына" басым ясады.

"Алар башкалар кебек җыелган акчага өй алып куям әле дип уйламый, алар акчаны сәүдәгә куллана. Шулай да аларның кайсысына гына карама иң яхшы җирләрдә яши. Hик? Чөнки акчаны өй алырга куллану алар фикеренчә акчаны исраф итү", дип әйтте.

Халык глобаль икътисадтан канәгать түгел

Дөнья банкы һәм Халыкара валюта фондының Истанбулда узган еллык җыенында протест чаралары тынмады.

Җыенның ачылышында чыгыш ясаган премьер Эрдоган, бу оешмага урамдагы протестларга колак салырга киңәш итте. "Әгәр урамда кешеләр глобаль икътисадка каршы чаралар күрә икән, димәк бераз уйланырга кирәк - без кайда хата кылабыз", дип әйтте.

Германия һәм Грециядәге сайлауга кайтаваз

Германиядә Ангела Меркельнең Социал-демократ партиясе белән түгел, ә уңчы ирекле демократлар партиясе белән коалиция төзүе төрекләрдә ризасызлык тудырган иде.

Шулай да икенче атна Грециядә булган сайлаулар, Грециянең Тракия төбәгендәге төрек азчылыклары өчен уңайлы хәбәр булды. ПАСОК партиясе башлыгы Папандреу сәясәте, узган атнада президент Гүлнең парламентта ясаган чыгышына аваздаш. Абдулла Гүл: "Ил эчедәге төрлелек куркыныч түгел, киресенчә казаныш. Бер дәүләт үз халкыннан курыкмаска тиеш", дип әйткән иде.

"Парламентта расланмаса, референдум булыр"


Премьер-министр сүзчесе Бүләнт Арынч, Ак партия хөкүмәте Төркияне күптәннән бирле борчыган көрд проблемын чишү фикерендә нык карарлы, әгәр ул парламетта расланмый икән, халык карарына ягъни рефендумга тәкъдим ителер, диде.

Төркиядә оппозиция партиялары хөкүмәт планына каршы килә, алар моны Төркия дәүләтчелегенен нигезе дип санлаган Ататөрек кагыйдәләрен бозуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG