Accessibility links

Төркиядәге кызу икътисади үсеш күпмегә дәвам итәр?


Төркия көтелмәгән тизлектәге икътисади үсеше белән чит ил инвесторларын үзенә җәлеп итә. Ләкин бу уңышның күпме дәвам итәсе билгеле түгел.


Төркия икътисады елның беренче 6 аенда 10.2% күләмендә үсте. Бу күрсәткеч хөкүмәт көткәннән зуррак дәрәҗәдә булды. Автомобиль һәм өй җиһазларын сатуда күзәтелгән үсеш икътисади күрсәткечкә уңай тәэсир итте.

Хәзер Истанбул кебек метрополь шәһәрләрдә зур төзелешләр күзгә чагыла, биредә кат-кат яңа сәүдә үзәкләре калкып чыга, үзгәрешләр шактый кызу бара.

Төркия икътисадындагы әлеге үзгәреш белән таныштырган Finacial Times журналы бу үзгәрешне Әнкара хакимияте һәм АK партиянең соңгы вакытта дөнья сәясәтендәге активлыгы белән аңлата.

Чит ил ширкәтләре үсештән канәгать

АКШ һәм Европадагы уртача барган үсеш каршында, Төркиядәге төзелешләр, икътисад базарындагы җанлылык үзенә яңа альтернатив базар эзләгән кайбер инвесторларны кызыктыра.

Мисал өчен, Төркиядә сәүдә алып барган иң зур 91 американ ширкәте идарәчеләре арасында ясалган фикер белешү нәтиҗәсенә караганда, биредә эш форсатларыннан файдаланырга дип килгән ширкәтләрнең 58%ы Төркиядәге икътисадтан канәгать. 71%ы алдагы елда да Төркиягә күбрәк инвестиция кертергә тели. Аларны әлегә борчыган әйбер – салымнар һәм хокукый система гына.

Yсеш әкренәерме?

Ләкин FT язмасына караганда, чит ил инвесторлары проблемнары болар белән генә чикләнмәячәк. Төркиядә керемгә карата чыгымнарның күбрәк булуы алдагы үсешкә шик тудыра.

​Моннан кала соңгы вакытта төрек лирасының евро һәм доллар каршында көчен югалтуы турындагы фактлар да борчылуга этәрә.

"Европа Берлегендәге икътисад проблемнары Төркия хөкүмәтендәге кайбер кешеләрне шатландыра кебек, ләкин евро кыйммәтен югалткан очракта моның Төркиягә дә зур йогынтысы булачак", дип кисәтә мәкалә авторы.

"Моңа карамастан, чит ил сәясәтчеләре һәм эшкуарлар икътисади торгынлык белән уңышлы үсештә шактый тәҗрибә җыйган Әнкара белән мөнәсәбәтне ныгытырга тырыша. Узган ай Дөнья валюта фонды (IMF) чыгарган хисапта, киләсе елда Төркиядә үсеш 2.5% булачак, дип фаразланды.

Бу фараз белән килешмәгән Үзәк банк хәзер бу үсешнең акрыная барачагына ишарәләр булуын таный башлады", дип дәвам итә мәкалә.

Мәкалә авторы фикеренчә, вакытында Төркиянең үзеннән бурыч алудан баш тарткан IMFне "торган саен арта барган керем белән чыгымнар арасындагы упкын" борчый.

Кризисны булдырмау чаралары

Елына 75 миллиард долларга җыелган бу аерма тулаем җитештерү күләменең (GDP) 10%ын тәшкил итә. Икътисад министры Мәһмәт Шимшәк моны эчке ихтыяҗның артуы һәм күрелгән икътисади чаралар белән аңлата.

Министр, "Мондый чаралар күрелмәгән булса, читтән сатып алу күләме арткан булыр иде. Һәм бу очракта илнең тышкы финанс фондларга ихтыяҗы артыр иде", ди. Министр сүзләренчә, Төркиянең киләсе елда 200 миллиард доллар акчага ихтыяҗы булачак. Ләкин моны тәэмин итү алай ук ансат түгел.

Соңгы бер елда төрек акчасы лира доллар һәм евро каршында 20% кыйммәтен югалтты. Башта Төрек лирасының кыйммәтен югалта баруын нормаль процесс дип бәяләгән Үзәк банк базарда акча берәмлегенең кыйммәтен чит ил акчалары каршында саклап калу өчен кайвакытта йөз миллионнарча доллар сарыф итәргә мәҗбүр була.

Бәяләр арту белән бергә икенче бер проблема – банклар биргән бурычларның күләме. IMF Банкларның киметелгән процентлар белән кредитлар бирүе икътисади тотрыклыкка зыян сала алачагына дикъкать итә.

Халыкара валюта Фонды IMF хисабы урын алган бер күрсәткечтә икътисадта көчле 20 ил арасында Төркия үзенә иң күп икътисади кризис янаган илләр арасында күрсәтелгән.
XS
SM
MD
LG