Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия халкы конституция үзгәрешләрен хуплады


Төркиядә конституциягә үзгәрешләр кертү максатында үткәрелгән референдумны халыкның күпчелек өлеше яклады. АКШ һәм Европа нәтиҗәләр белән канәгать.

Төркиядә хөкүмәтнең "демократик үзгәрешләр" сәясәте кысаларында халык тавышына тәкъдим иткән "конституция реформасын" ватандашларның күпчелек өлеше яклады. Халыкның 58% сайлауда "әйе", 42% исә "юк" дип тавыш бирде. Референдумда ил халкының 77% катнашты.

Нәтиҗәләр турында чыгыш ясаган премьер Тайип Эрдоган, нәтиҗәне - демократиянең җиңүе буларак атады.

"Бүген референдумнан чыккан "әйе" карары төрек халкының демократиягә омтылуын күрсәтә. АК партия хөкүмәте буларак, без референдумнан соң, халык үзгәреш һәм демократия адымын яклый дигән нәтиҗә чыгарабыз", диде.

Эрдоганның бу чыгышы референдумны АК партия хөкүмәтен яклауга тиңләп аңа каршы торган оппозициягә җавап буларак яңгырады. Чөнки премьер нәтиҗәне көтелгәнчә үз хөкүмәтенең уңышы гына дип атамады.

Шулай да оппозиция партияләре моны Эрдоган һәм аның дини тамырдан килгән АК партиянең хакимияттә калу тырышлыгы буларак кабул итә.

Референдумга каршы тавыш биргәннәр реформалардан соң илнең дөньяви үзенчәлегенең юкка чыгуыннан курка.

АКШ һәм Европа нәтиҗәләрне хуплый

1982 елда хәрби идарә күзәтүендә үзгәртелгән конституцияне яңарту турындагы тәкъдимнең референдумда хуплануы Вашингтон һәм Брюссельдә дә уңай яңгыраш тапты.

АКШ президенты Барак Обама референдумда катнашучылар санының югары булуы, Төркиядә демократиянең җанлы, әүзем булуын күрсәтә дигән нәтиҗә ясады.

Обама бүгенге Төркия-АКШ арасындагы баскетбол матчы алдыннан Эрдоган белән телефон аша сөйләште. Ике ил арасында уйналган матчта уңышлар теләгән Обама Референдум нәтиҗәләре Төркиядәге демократияне тагын да көчләндерәчәгенә өметләнүен әйтте.

Германия тышкы эшләр министры Гуид Вестервелле сайлау нәтиҗәсен хуплап: "Конституция реформасы, Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалык өчен башкарган иң мөһим адым булды", дип әйтте.

Гуид Вестервелле
"Референдум нәтиҗәләре Төркиянең реформаларны башкарырга тулы максат куюын күрсәтте. Төркия Европага юнәлә. Реформаларны яклыйбыз. Чөнки икътисад өлкәсендә генә түгел, Төркия глобаль хезмәттәшлек һәм иминлек мәсьәләсендә дә Европа өчен мөһим партнер булып тора" диде Вестервелле.

Европа Берлегенең киңәю өчен җаваплы вәкиле Стефан Фүле, Төркиянең Берлеккә әгъзалык юлында озак еллардан бирле кичектерелгән вазыйфаларын башкару өчен конституция үзгәрешләренең мөһим адым булуын әйтте. Фүле Төркиядән күбрәк реформалар башкаруны таләп итә.

Конституцияне "цивильләштерү"

Европа Берлеге озак вакыттан бирле конституцияне "цивильләштерү" һәм хәрби идарәне сәясәттән читләштерү өчен Төркияне реформалар башкарырга чакыра иде. Хөкүмәтнең бу максатта әзерләгән әлеге конституция пакетына мондый үзгәрешләр кертелгән:

- демократия аша сайланган хөкүмәтне хәрби көч белән таратырга теләгән кешеләр цивиль мәхкәмәгә тартыла алачак;
- хакимнәр шурасы һәм конституция мәхкәмәсенең кайбер вәкилләрен мәҗлес үзе сайлый алачак;
- кешеләрнең шәхси тормышы гарантиягә алыначак;
- цивиль халык хәрби мәхкәмәдә сорауга тартыла алмаячак;
- эшчеләрнең ризасызлык чараларына катнашу хокукы чикләнмәячәк һ.б.

Соңгы референдум белән конституциядәге хәрби башлыкларның кагылгысыз статусы бетерелә һәм илнең "дөньяви үзенчәлеге сакчылары" дип аталган хәрби башлыклар кылган гамәлләре өчен хәзер цивиль мәхкәмәдә җавап тотачак. 12 сентябрь корбаннары 30 елдан соң үз хокуклары өчен көрәшә алачак.

12 сентябрь ил тарихында мөһим көн

Ил премьеры Эрдоган 12 сентябрьне бу нисбәттән илнең демократияләшү омтылышында мөһим адым булуын белдерә.

"Бу көн ил тарихында истәлекле көн булып калачак. 12 сентябрьдә, моннан 30 ел элек хәрби түнтәрелеш белән үзгәртелгән конституция - хәзер референдум аша яңара һәм ул кимчелекләрдән арына", диде.

Шулай итеп, әлеге референдум аша конституциягә үзгәреш кертү алдында торган киртәләр юкка чыкты.

Референдумда халыкның яклавын алган премьер Тайип Эрдоган реформа үзгәрешләренең тиздән башкарылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG