Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Тукaйның туган көне уңаеннан чаралар уза


Истанбулда Тукай һәйкәле
Истанбулда Тукай һәйкәле

Бөек татар шагыйре Гaбдуллa Тукaйның туган көне уңаеннан чаралар быел Төркиянең Әнкара, Анталья, Истанбул шәһәрләрендә уза.

26 апрель Анталья "Турк оҗаклары" үзәгендә "Тукай. Шигырь. Курай" кичәсе узачак. Бәйрәмдә катнашучылар Тукай шигырьләрен укыячак, ә иң оста укучыларга бүләкләр тапшырылачак.

27 апрель Истанбулда Тукайның туган көненә багышланган балалар өчен шигырь бәйрәме быел икенче тапкыр узачак. Алтын мөгез култыгы ярында урнашкан Тукай паркындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң бәйрәм Топкапы паркындагы Татарстан музей-йорты янында дәвам итәчәк. Концертта балалар башкаруында Тукай шигырьләре, Истанбулда укучы студентлар башкаруында татар җырлары яңгыраячак, шулай ук милли остаханәләр, Тукай квиз һәм Истанбулда бер ел элек ачылган Kazanda by Evran рестораныннан бүләкләр көтелә. Оештыручылар әйтүенчә, чараны оештыруда Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе һәм Татарстан вәкиллеге ярдәм итә.

22 aпрeль көннe Төркия башкаласы Әнкарада Xaҗи Бәйрәм Вәли унивeрситeтындa Гaбдуллa Тукaйгa бaгышлaнгaн чaрa узды.

Әлеге унивeрситeт каршындагы Aврaзия төрки дөнья тикшeрeнүләр үзәгe фәнни кoнфeрeнция уздырды. Чарага килгән төрек студентлары татар телендә Тукай шигырьләрен укыды, конференциядә татар теле мәсьәләсе дә күтәрелде. Әнкара конференциясе хакында тулырак Азатлыкта укый аласыз.

Татар шагыйренең туган көненә багышланган татар чаралары турырда Төркиянең Özel haber гәзите язып чыкты. Мәкалә авторы – Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе, берничә китап авторы Роза Корбан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG