Accessibility links

Уфада җәйге челләдә автобусларда кондиционерларны өзеп куйганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

"Башавтотранс" вәкилләре эсседә автобус эчен суытканда кондиционерларга көч килә, җитмәсә юл читендәге тупыл мамыклары да радиаторларга очып керә дип аңлата. Шул ук вакытта бөтен автобусларда да җилләткечләр булмавын да таныйлар.

Уфада яшәүчеләр автобусларда кондиционерлар эшләмәүгә зарлана. Бу атнада шәһәрдә түзеп булмастай эссе һава торышы дәвам итә, дип яза MKset.

"Бер автобуста да кондиционер эшләми. Алар кеше сәламәтлегендә акча кыса. Бу геноцид һәм Уфада яшәүчеләрне кыру", дип зарлана шәһәр кешеләре. Кемнәрдер кайбер маршрутларда гына шулай, башкаларында җилләткечләр эшли ди.

Басма язуынча, бу уңайдан республика башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә дә зарланучылар арткан. Аларга "Башавтротранс" вәкилләре җавап калдырган.

Юлчылар ташучы "Башавтотранс" дәүләт ширкәтенең вәкилләре мондый челләдә суыту системнарына нык "тырышырга туры килә", юл читендәге тупыл мамыклары да комачаулык тудыра — алар җил белән күтәрелеп, радиаторлар аша очып керә дип аңлаткан.

Шул ук вакытта ширкәттә бөтен автобусларда да җилләткечләр юк дигәннәр. Эсселектән талчыккан Уфа юлчыларына кызу булса автобус йөртүчегә яки кондукторга мөрәҗәгать итеп кондиционерны ачтырырга, ә җилләткечләр булмаса вентиляция люклары белән тәрәзәләрне ачарга киңәш иткәннәр.

Шул ук вакытта Уфада июнь башыннан автобуста йөрү бәясе артты.

  • Былтыр июль ахырында Татарстанда юлчы ташучы ширкәтләр транспорт министрлыгыннан автобусларга кондиционерлар куюны сораган иде. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, "салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә" тәкъдим иттеләр.
  • Соңрак исә Татарстан транспорт министрлыгы Казан автобусларында җилләткечләр куярга кирәкме дигән сораштыру башлаткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG