Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Таҗикстанның ике ватандашы 16 баланы әсирлектә тоткан, берсе качып китеп ярдәм сорый алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Балаларны узган төндә азат иткәннәр, ә кыерсытучыларын кулга алганнар. Хәзерге вакытта  бу балаларның әти-әниләре кем булуын ачыкларга, аларның сәламәтлегенә бәя бирергә тырышалар. Балаларны социаль оешмаларга урнаштырганнар, анда аларга ярдәм күрсәтелә.

Башкортстанның Уфа шәһәрендә тикшерүчеләр Таҗикстанның ике ватандашына җинаять эше ачкан. Алар "канунсыз рәвештә иректән мәхрүм итү" (Җинаять кодексының 127 маддәсе, 2 өлеше), "җәфалау" (Җинаять кодексының 117 маддәсе, 2 өлеше) һәм "балигъ булмаган баланы тәрбияләүдәге бурычларны үтәмәү"дә (Җинаять кодексының 156 маддәсе) гаепләнә. Бу хакта Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте җиткерә.

Гаепләнүчеләр Уфадагы арендага алынган фатирда озак вакытлар 16 балигъ булмаган баланы әсирлектә тоткан. Аларга 4-16 яшь, араларында Таҗикстан балалары да бар диелә. Бу ике ир балаларны кыйнап торган. Бер үсмер фатирдан качып китеп, кибеттә ярдәм сораганнан соң, шушы хәлләр ачыкланган.

Балаларны узган төндә азат иткәннәр, ә кыерсытучыларын кулга алганнар. Хәзерге вакытта бу аларның әти-әниләре кем булуын ачыкларга, сәламәтлекләренә бәя бирергә тырышалар. Балаларны социаль оешмаларга урнаштырганнар, анда аларга ярдәм күрсәтелә.

  • Уфада моңа охшаш хәл элегрәк тә булган иде. Уфаның Инорс торак районындагы "Мәдинә" мәчете идән астында Таҗикстаннан күчеп килгән Азизмурод Кенджа мәдрәсә ачкан, анда балигъ булмаган балаларны ябып тоткан һәм тәннәре күгәргәнче кыйнаган. Биредәге шәхси мәктәптә 12 бала укыган булган, дип хәбәр ителде.
  • Укучыларның шундый вәхши шартларда тотылуы турында идән астыннан качып киткән бер бала аша билгеле булды – ул вокзалга барып эләккән һәм бөтен хәлләрне полициягә сөйләгән. Куәт оешмалары вәкилләре балаларның коточкыч шартларда тотылуын ачыклады.
  • Балаларны кыйнап торган өчен бу ирне 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте бу хәлләргә катнашы булуын кире какты. Мөфти Айнур Биргалин әйтүенчә, балалар тотылган бина шәхси милек булып санала, ул анда балалар ябылып тотылуын белмәдем ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG